Юлдаш
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2021, 11:20

Иң мөһим һөнәр - әни

28 ноябрьдә, айның соңгы якшәмбесендә, бөтен Русия һәркем күңелендә дөньядагы иң мөһим кеше -   әнигә карата назлы хисләр уяткан бәйрәмне билгели.

Иң мөһим һөнәр - әни
Иң мөһим һөнәр - әни

 Ә ул гади генә исем йөртә: Аналар көне.

Әлеге күркәм бәйрәм алдыннан без һәркайсыбыз өчен мөһим һәм катлаулы «һөнәр» вәкилләренең берсе - ана белән күрешеп сөйләшергә карар иттек. Өстәвенә әни генә дә түгел, ишле балалы әни. Бактың исә, өч һәм аннан да күбрәк балалы әниләр, чыннан да, районыбызда күп икән. Бүгенге героебыз - аларның берсе.

Краснова Людмила Маратовна - биш бала әнисе. Ул безгә үз гаиләсе, хәстәрлекләре, зур гаиләдә әни булуның мәгънәсе турында сөйләде. Олы кызлары Лерикага - 11, Матвейга -   9, Миронга - 7 яшь, аларның барысы да мәктәптә укый. Бәләкәйләре - биш яшьлек Стефания һәм өч яшьлек Илария балалар бакчасына йөри.

Людмила Маратовна Байкал аръягы краеның Красноармейск шәһәрендә туган, Сибайда яшәгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, техникумда «Ланшафт дизайнеры» белгечлеге буенча укып чыккан һәм белем алуын инде Троицк шәһәрендәге Вете­ринария академиясенең биотехнология факультетында дәвам иткән. Анда 2 курс укыгач, туган Сибай шәһәренә - Башкорт дәүләт университеты филиалының шул ук факультетына күчәргә ниятләгән.

Булачак тормыш иптәше Анатолий белән яшь вакытта танышалар. Людмилага 23 яшь тулганда өйләнешәләр, ул аңардан 14 яшькә өлкәнрәк була. «Миңа яшьтәш егетләрнең тормышка карашы һичвакыт ошамый иде. Та­   янырдай, үземне тыныч тоярдай җаваплырак кеше кирәк булды», - дип әйтә ул.

Югары уку йортын тәмамлаганда Краснов­лар гаиләсендә 2 бала була. «Алар артын­нан өченчесе, дүртенчесе һәм бишенчесе дөньяга килде һәм эш турында уйларга да вакыт калмады», - дип сөйли мәкаләм герое елмаеп. - Мәктәптә укыганда ук үзем өчен шулай карар иттем: тормыш иптәшем хәрби, миннән өлкәнрәк булачак һәм 30 яшькә кадәр гаиләбездә 5 бала туачак. Аңга-фикергә нигезләнмәгән дәрәҗәдә максат куйдым һәм аны үтәдем.

2018 елда Сибайда атмосферага пыч­рату матдәләре чыгу сәбәпле, катлаулы экологик хәл килеп туа һәм Красновлар балаларның сәламәтлеге шәһәрдә яшәүгә караганда мөһимрәк, дигән карар кабул итә. Салынып бетмәгән йортларын калдырып китәләр һәм Әңгәсәк авылына күченәләр. «Балаларыбызның аллергик реакциясе узуы­на бик шатбыз, чөнки ай саен даруханәгә бер хезмәт хакы түләгән кебек идек», - дип үз фикерләре белән уртаклаша ул.

Анатолий Александрович, хәрбихезмәткәр буларак, Русия Гадәттән тыш хәлләр ми­нистрлыгында егерме елдан артык хезмәт итеп, 46 яшендә пенсиягә чыккан һәм хәзер гомерен гаиләгә, шәхси хуҗалыкка багыш­лаган. 2020 елның февраленнән Людмила Маратовна, алдан белем арттыру курслары үтеп, Әңгәсәк урта мәктәбендә химия һәм биология укытучысы булып эшли башлаган.

Аларның биш баласы да бер-берсеннән аерылып торган үз холкына ия. «Биш бала әнисе булу шактый авыр, тынлыкта ялгызың калу - башка сыймаслык хәл. Эш-мәшәкать һәрвакыт җитәрлек, ләкин бу иң бәхетле мәл. Тик балалар үскәч кенә без әлеге ана ыгы-зыгысының бәһасын аңларбыз, мөгаен».

«Мәктәптә эшләгәндә күрәм: балалар җавапсызрак була башлады. Без үз балала­   рыбызны намуслы, гадел һәм кылган эш-гамәлләре өчен җавап бирерлек итеп тәрбияләргә тырышабыз. Балалар бүлешә белергә тиеш, үз гамәлләрен бәяли белергә, үзе турында гына түгел, башкалар хакында да уйларга тиеш, шулай ук халык арасында югалып калмыйча үз фикерен дә белдерә белергә тиеш». Янә ул билгеләвенчә, аларның гаиләсендә тәрбия эше православие юнәлешендә алып барыла. һәр якшәмбедә Дүртөйле шәһәрендәге Якшәмбе мәктәбенә йөриләр, ә зур уллары Матвейны Алексей атакай алтарьда хезмәт итәргә чакырган.

«Балалар һәр очрактада үз хаталарында өйрәнә, әмма әхлаклылык нигезләрен әти-әниләре тәрбияләргә тиеш, - дип исәпли Людмила Маратовна. -   Киләчәктә алар балачакта күңелләренә салынган нәрсәне йөртәчәк».

Балаларны тәрбияләүдә тикәтиләре һәм әниләре генә катнаша, картәниләре еракта яши, яшь зурлыгы (Анатолий Александрович -   гаиләдә бишенче, иң кече бала) пандемия чорында сәяхәт итәргә мөмкинлек бирми.

Ишле балалы гаиләнең көн тәртибе нинди?

Людмила Маратовна өчен яңа көн еш кына иртәнге 6 да башлана: иртәнге ашны хәстәрләргә, балаларга киемнәр әзерләргә, аларны утюкларга, балаларны йокыдан уятырга, мәктәпкә җыендырырга, иртәнге ашны ашарга һәм аларны киендерергә кирәк. «Кышын бу эш-мәшәкатьләр озаграк була, аларның барысы да кәбестә кебек», - дип   көлемсерәп бәян итә Людмила. Ары таба ул мәктәпкә эшкә юллана, гаилә башлыгы йорт эшләре белән шөгыльләнә. «Үз йортыбызда эш беркайчан да бетми», - дип әйтә алар. Мәктәптән соң барысы бергәләп төшке ашны ашый һәм кечкенә сабыйларны балалар бакчасыннан ала. Кичен өлкән балалар- мәктәп укучылары, әти-әниләренә тикшереп карауларын сорап мөрәҗәгать итеп, өйгә бирелгән эшләрне хәзерли башлый.

Йорт мәшәкатьләреннән соң эшкә вакыт кала: «Укытучы эш турында тәүлекнең 24 сәгатендә дә уйлый: отчетлар, алдагы көнгә планнар язу. Кәгазь эше бик күп вакытны ала. Еш кына төн җиткәнче утырырга туры килә. Кайчагында балаларга вакыт та калмый», -  дип сөйли ул. Бу гадәти эш көннәрендә, ә шимбәдә аш-су бүлмәсендә иртән иртүк «постка баса» һәм кичен генә эштән арына.

  Мәкаләбез герое сүзләре буенча, зур гаилә корырга карар итү аның өчен куркыныч булмаган. «Бәлки, син берьялгызың калганда куркынычтыр. Әмма терәк-таяныч ирең булганда һәм син җаваплылыкны берүзеңә генә түгел, ике кешегә алганда - куркыныч түгел», - дип бәян итә ул һәм балаларны тәрбияләүдә Анатолийның зур өлеш кертүен билгели. Ишегалдын да кардан бергәләп тазарталар, генераль җыештыруда үткәрәләр, җәен бакча эшләре белән дә, кечесеннән алып олысына кадәр, бергәләп шөгыльләнәләр. «Гомумән, балаларны туйдыруга минем 6 ел гомерем китте», - дип елмая Людмила.

Ишле балалы гаилә еш кына Красноусольскига сәяхәт кыла. Палатка кора­лар һәм саф һавада поход шартларында төн куналар. «Балаларга бик ошый», - ди ул.

Людмила Маратовна билгеләвенчә, хатын-кызның и балалары булмаса - ул башкача, ул үзе өчен генә җаваплылык тота һәм аның фикеренчә, иң зур бәхет - үзеңнең яңа туган нарасыеңны күрү. «Искиткеч зур мәхәббәт һәм бәхет», - ди ул.

Быел Людмила Маратов­на «Ана даны» медале белән бүләкләнгән.  

Автор:Карина Гайсина  
Читайте нас: