Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2021, 15:35

Сабыйларны җәлеп итү урыны

Узган шимбәдә Искуш авылында матур бәйрәм чарасы узды. Биредә заманча балалар уен мәйданчыгы ачылды. Урындагы сабыйлар өчен бу шатлык түгелме?!

Сабыйларны җәлеп итү урыны
Сабыйларны җәлеп итү урыны

Яңа уен мәйданчыгы янында җыелган авыл халкын муниципаль район Советы секретаре Венера Фәйзиева сәламләде. Ул уен зонасын ачу аларның республикабызда гамәлләштерелгән «Урындагы инициативаларны хуплау про­граммасы» проекты кысаларында гражданнар инициативаларының бәйге сайлап алуында җиңүе нигезендә мөмкин булуын билгеләде. Венера Рәис кызы мәйданчыкның авыл ба­лаларын җәлеп итү урынына әйләнәчәгенә, аларның анда тату һәм күңелле аралаша алуына ышаныч белдерде, өстәвенә, бу сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да.

Проектның гомуми бәясе 500 мең сум тәшкил иткән, шуның 55проценты республика бюдже­ тыннан бүлеп бирелгән, кирәкле суммадан тагын 15әр процентын авыл халкы, иганәчеләр җыйган һәм район бюджеты акчалары.

Венера Фәйзиева әлеге авылда яшәүче Ермолай Егоровка балалар уен мәйданчыгын төзекләндерүдә актив катнашканы өчен район хакимияте Рәхмәт хатын, ә Миядек авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Александр Ишалин «Жилстрой» җәмгыяте директоры Рәлиф Рәхмәтуллинга, авылда яшәүче Валерий Галиев, Татьяна Масаева гаиләләренә, шәхсән Сергей Николаевка авыл Советы рәхмәт хат- лары тапшырды.

Авылда 18 яшькә кадәрге 35 бала яши. Аларның күбесе яңа уен зонасын ачуда катнашты, аннары рәхәтләнеп уйнады, таудан шудылар һәм таганнарда атындылар. Балачак - һәр кешенең тормышында иң күңелле, кызыклы ачышларга тулы вакыт, ә аның нәкъ менә шулай истә калуы турында өлкәннәр кайгыртырга тиеш...  

Автор:Виолетта Хуснуллина
Читайте нас: