Юлдаш
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2021, 11:45

Якташлар истәлеге

Гөбелекөчек авылында Бөек Ватан сугышы фронтларын­да дошманга каршы аяусыз көрәшкән якташлар хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы булды.

Якташлар истәлеге
Якташлар истәлеге

 

һәйкәл ачу чарасына җыелу­чылар алдында район хәрби комиссариатының мобилизацион ре­сурсларны планлаштыру, тәгаенләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге на­чальнигы Альберт Шаһабов, район ветераннар советы рәисе Рамил Ваһапов һәм муниципаль район Со­веты секретаре Венера Фәйзиева чыгыш ясады. Алар билгеләвенчә, Туган илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен явыз дошман белән көрәштә үз гомерләрен биргән яугирләрне без барыбыз да хөрмәт белән искә алырга тиеш, ә мондый һәйкәлләр безнең   илдәге үсеп килүче яшь буын өчен зур тәрбияви мәгънәгә ия, алар үзләренең ата-бабаларына тиңләшергә, элекке буынга лаек булырга тиеш.

Истәлекле тактаташта яу яланнарыннан әйләнеп кайтмаган - 82 кешенең, җиңү яулап кайткан 70 кешенең исемнәре уелып язылган.

Авылда яшәүчеләр һәйкәлгә чәчәкләр салды, ә аннары үзләренең якташ-фронтовикларын бер минут тын калып искә алды.

Авыл тормышында нәтиҗәле эшчәнлек һәм сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачуны оештыруга зур өлешкерткән өчен Фларит Бәхетгәрәев район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Авыл тормышында һәм аны үстерүдә актив катнашкан һәм 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр истәлегенә һәйкәл куюда   шәхси өлеш керткән өчен Олег һәм Александр Кудряшовларга, Фәвәдис Бакиров, Мөдәрис Шиһабетдинов, Зәйтүн Локманов, Вадим Карамов, Мөнир Ситдыйков һәм Әхнәф Сәетовка Тәкәрлек авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Авыл халкы алдында концерт но­мерлары белән Радик Динәхмәтов, Ризван Хәкимов, үзешчән артистлар чыгыш ясады.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, һәйкәл урнаштыруга акчаны бергәләп җыйганнар, һәркем үз өлешен керт­кән. Чөнки кешелек дөньясы тари­хындагы иң канкойгыч, дәһшәтле сугыш турындагы истәлек гасырлар дәвамында сакланырга тиеш. Ул үлгәннәр өчен түгел, тереләр өчен кирәк...  

Автор:Виолетта Хуснуллина
Читайте нас: