Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2021, 11:57

Хәвефсезлек дөньясы

Башкортстан Республика­сында гражданнар оборона­сы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын хәвефсезлеген һәм халык арасында иминлек тәэмин итү өлкәсәндә төп чаралар планына ярашлы, безнең районда янгын хәвефсезлеге айлыгы бара.

Хәвефсезлек дөньясы
Хәвефсезлек дөньясы

Әлеге план кысаларында,Бала­лар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге янындагы мәйданчыкта укучылар 124 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре белән оч­рашты. Гадәттән тыш хәлләрне, бәхетсезлек очракларын кисәтү профилактик әңгәмә темасы булды. Балалар алдында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы федераль янгын сүндерү хезмәте дәүләт ян­гын сүндерү хезмәте баш идарәле­генең БР буенча 18 нче янгын сүндерү-коткару отрядының 124 нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Руслан Му­син чыгыш ясады. Ул республи­ка һәм район буенча янгыннар­га бәйле хәл белән таныштырды, ут чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, шул исәптән кесә телефоннары ярдәмендә янгын сүндерү подразделениеләрен ча­кырту һәм беренчел янгын сүндерү чараларын куллану алгоритмын хәтергә төшерде.

«Сентябрьнең икенче дека­дасында республикада бик күп ян­гыннар булды, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, һәлак булган кешеләр саны арта бара - 27 кешедән күбрәк», - дип сөйли Рус­лан Мусин. Ул шулай ук, салкыннар башлану һәм көзге-кышкы чорга   күчү белән, электр челтәрләренә йөкләнеш көчәячәк, бу исә кыска ялганыш һәм янып китүләр санының артуына китерергә мөм- кин, дип билгеләде. «Үзегезнең торак биналардагы электр үткәргечкә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Шулай ук мич ягуга, газ җиһазларын тикшерүгә, беренчел   янгын сүндерү кирәк-яраклары сатып алуга һәм өйдә янгын хәбәрчесен урнаштыруга игъти­бар бирергә кирәк»,- дип киңәш итте янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы.

Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге педагог-оештыручысы Гүзәл Кәбирова укучылар белән   янгын хәвефсезлеге чараларын үтәү турында викторина үткәрде. Чара барысына да бик күп фай­далы мәгълүмат бирде: балалар, тормыш һәм сәламәтлекне саклау буенча киңәшләрне, һичшиксез, истә калдырачак.  

Автор:Карина Гайсина  
Читайте нас: