Юлдаш
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 сентябрь 2021, 16:20

Ярдәм һәм башка ил белән тәҗрибә уртаклашу

Башкорт дәүләт медицина универ­ситеты табибларының зур делега­циясе, коронавирус белән көрәштә урындагы медикларга ярдәм итү өчен, Үзбәкстанга җибәрелгән иде. Бу хакта 16 августта төбәк хөкүмәтендәге опе­ратив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Ярдәм һәм башка ил белән тәҗрибә уртаклашу
Ярдәм һәм башка ил белән тәҗрибә уртаклашу

Республика Башлыгы Радий Хәбировка, ярдәм сорап, Үзбәкстан Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов мөрәҗәгать иткән. 11 августта Башкорт дәүләт медицина университетыннан табибларның мультидисциплинар бригада составындагы зур делегациясе, халыкка коронавирус белән көрәштә ярдәм итү өчен, Үзбәкстанга очкан. Бригада составында - 30 медицина хезмәткәре: табиб-анестезиологлар-реаниматологлар, табиб-инфекционистлар, шәфкать туташлары, ординаторлар һәм студентлар. Бригада әгъзалары Башкортстан, Русия Федерациясе һәм якын чит илләрнең йогышлы авыруларны дәвалау госпитальләрендә эшләргә хокуклы һәм гамәли эшчәнлек тәҗрибәсенә ия. Төркемне тәҗрибәле табиб-анестезиолог-реаниматолог Рәсүл Фаршатов җитәкләде. Делегация хезмәттәшләренә, коронавирусның өченче дулкыны фонында, ярдәм итү өчен юл тотты.

-   Безнең табиблар, сәламәтлек саклау өлкәсендә гаять зур эш башкаруларына карамастан, инде өченче илгә ярдәм итәргә киттеләр. Абхазиядә, Кыргызстанда булдылар, хәзер - Үзбәкстанда. Табибларыбызга башка илләрдә зур хөрмәт белән карыйлар, - диде Радий Хәбиров.

Хәтерегезгә төшерәбез, бу инде башкорт медикларының беренче генә командировкасы түгел. 2020 елның октябрендә безнең табиблар Абхазия Республикасына юл­ланды, анда хезмәттәшләренә инфекция белән көрәштә өч атнага якын ярдәм итте­ләр. Аннан элгәре, 2020 елның июлендә, Кыргызстанга бардылар, анда бер айга якын «кызыл зона»да эшләделәр.

Делегация составында, әңгәмәдәше­без, Дүртөйле шәһәре кызы да бар. Лена­ра Газиева дүртенче урта мәктәптә белем алган, аны тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина университетына, «Дәвалау эше» белгечлеге буенча, укырга кергән. «Мин балачактан ук медицина вузында белем алырга хыялландым, һөнәрләр арасыннан башканы сайламадым да», - дип әйтә ул. Аның әнисе Глүсә Изһар кызы да сәламәт­лек саклау өлкәсендә эшли һәм кызының шундый һөнәр сайлавына шат. Алты елдан соң Ленара дипломлы терапевт була. Ә хәзер - коронавирус белән авыручы паци­ентларны дәвалау һәм диагностикалауда ярдәм итү өчен Үзбәкстанда.

Ленара сөйләвенчә, делегациягә бары­сын да алмаганнар - яхшы эш стажы таләп ителгән. Утыз медиктан торган коллективта күпләре Камчаткада яки Амурда булган. Барысын да төркемнәргә бүлгәннәр һәм табиб-анестезиологлар-реаниматологлар Рәсүл Фаршатов, Сергей Лазарев һәм шәфкать туташларыннан торган команда Ташкентта калган, башка биш төркемне бүтән өлкәләргә, мәсәлән, Самаркандка җибәргәннәр.

Программа тәҗрибә уртаклашуга исәп­ләнгән. Якташларыбыз башка илдә пациент­ларны ничек дәвалаулары турында белгән, медицина персоналының ничек эшләвен күргән. Безнең команда, якшәмбедән тыш, һәр көнне эшләгән. «Сез бераз булса да ял итәргә өлгердегезме соң?» - дигән сорауга Ленара: «Яхшы гына ял да итә алдык, буш вакытта Үзбәкстанны карап йөрергә тырыш­тык», - дип җавап бирде.

Утыз кешедән торган медиклар деле­гациясе, яңа тәэссоратлар алып һәм ары таба эшләү теләге белән, Башкортстанга 12 сентябрьдә исән-имин әйләнеп кайтты.  

Автор:Карина Гайсина  
Читайте нас: