Инвалидларның актив туристик хәрәкәте булдырылуның 30 еллыгына багышланды ул. Шул уңайдан чара оештырылган Салават районындагы Юрүзән елгасына Мәскәү шәһәреннән кунаклар: Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары, Русия инвалидлары спорт берләшмәсе президенты Флүр Нурлыгаянов, кинорежиссер Вячеслав Серкез һәм башкалар да килде.
Боларның барысы да инвалидлыгы булган кешеләр арасында «Чикләүләрсез туризм» проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Турфестиваль 4-7 августта Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте Башкортстан республика оешмасының гомуми җитәкчелегендә, югарыда атап үтелгән район катнашлыгында үткәрелде.
Чараны рәсми рәвештә ачкан вакытта, анда җыелучылар алдында сәламләү сүзләре белән Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, аның республика бүлекчәсеннән Олег Ротов һәм Салават районыннан рәсми кешеләр чыгыш ясады, алар ярышларда катнашучыларның барысына да уңышлар теләде. Флүр Фәткылгаян улы сөйләвенчә, Русия инвалидлары спорт берләшмәсе вәкилләре Юрүзәнгә җилкәнле катамаран алып килгән, аңа утырып, Павловск сусаклагычында һәм Башкортстан елгаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа су туристик маршрутын йөреп сынап караячаклар. Фестивальдә катнашучыларга Русия спорт туризмы федерациясе президенты Сергей Мироновның аларны сәламләү чыгышы төшерелгән видеоролик күрсәттеләр. Аннары чарага җыелучылар игътибарына урындагы талантлар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары тәкъдим ителде.
Фестивальнең ярышлар программасына су туризмы, коляскада велотуризм, җәяүле туризм техникасы һәм ориентлашу буенча узышлар кергән иде. Җәяүле туризм дип аталганы тиешле экипировкада zipline-ны да үз эченә алды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең, шул исәптән коляскадагы инвалидларның зур тырышлык салып, максатка омтылучанлык күрсәтеп, җиңү өчен көрәшкәнен күрергә кирәк иде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, йә агымга уңай, йә каршы алып барып, катамаранга идарә итүе яки сәламәтлек белән проблемаларың булган килеш, турист кирәк-яракларына чорналып, тирән чокырны аркан аша кичеп чыгуы җиңелдән түгел. Боларның барысы да кайвакыт гади кешеләрнең дә кулыннан килмәслек.
Турслетның ике су көнендә ярышлар барды. Әлбәттә, аның программасында дискотека, учак янында җырлар җырлау кебек һәм башка күңел ачу чаралары да бар иде. Шул рәвешле, чарада катнашучыларның ярышу һәм Юрүзән елгасының искиткеч ямьле яр буенда туйганчы аралашу мөмкинлеге дә булды. һава торышы да бик яхшы иде. Теләгән һәркем су коенырга һәм хәтта балык тотарга да өлгерде.
Әлеге көннәрнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бихисап уңай эмоцияләр, яхшы кәеф бүләк итүенә шикләнәсе юк. Фестиваль аларны реабилитацияләүгә, җәмгыятькә керешеп китүләренә, әлбәттә, йогынты ясады һәм үз көчләренә ышану мөмкинлеге бирде.