Юлдаш
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2021, 11:45

Командирдан хат белән

Казы-Ялдәк авылында яшәүче гаилә пары Рәилә Рәниф кызы һәм Финариз Флис улы Галәветдиновларның әлеге вакытта кәефе күтәренке, күңелләре шат, чөнки армия хезмәтеннән аларның улы Рәсим кайткан.

Командирдан хат белән
Командирдан хат белән

Казы-Ялдәк авылында яшәүче гаилә пары Рәилә Рәниф кызы һәм Финариз Флис улы Галәветдиновларның әлеге вакытта кәефе күтәренке, күңелләре шат, чөнки армия хезмәтеннән аларның улы Рәсим кайткан. Буш кул белән түгел. «Алкино - 2» дә урнашкан, үзе хезмәт иткән хәрби частьтан командирның рәхмәт хатын алып кайткан ул. Хатта язылганча: «Рәсим үзен гадел, тәртипле яугир итеп таныткан, подразделениенең җәмәгать тормышында актив катнашкан. Үрнәкле хезмәте, фидакарь хәрби эшчәнлеге белән ул Хәрби часть арсеналында (1 разрядлы ракеталарны, сугыш кирәк-яракларын һәм шартлаткыч материалларны комплекслы саклау) командировка һәм практика үткән вакытта часть командованиесеның ихтирамын һәм абруй яулаган.

Армия тәҗрибәсе аңа яхшы яшәү стимулы булыр, тормышта ялгышмаска һәм үз-үзенә ышанган кеше булырга ярдәм итәр.

Ватанның лаеклы сакчысын тәрбияләп үстергән өчен Сезгә ихлас күңелдән зур рәхмәт белдерәбез».

Рәсим армиягә күппрофильле колледжны тәмамлагач чакырылган булган, анда ул «Авыл хуҗалыгы производствосы мастеры» белгечлеге буенча һөнәр үзләштергән, хәзер исә үз күңеленә хуш килгән эш табарга ниятли.  

Автор:
Читайте нас: