Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июль 2021, 17:00

Янгынны булдырмас өчен...

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров үзенең туган авылы Иске Баешта булды. Ул якташлары белән очрашып, аларга, «Атайсал» проекты кысаларында, 100 янгын чыгуын хәбәр итү приборы һәм 10 ут сүндергеч тапшырды. 

Янгынны булдырмас өчен...
Янгынны булдырмас өчен...

1 мартта старт алган «Атайсал» проекты республикада яшәүчеләрнең күпсанлы проблемаларын хәл итүгә һәм анда катнашырга әзер булган кешеләргә ярдәм күрсәтергә юнәлтелгән. Аның чикләрендә авыллар төзекләндерелә, социаль объектлар, юллар, зиратлар ремонтлана, обелисклар реставрацияләнә.

-  Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет җитәкчесе буларак, мин үз авылдашларымны янгын хәвефсезлеге белән тәэмин итү өчен нәрсә дә булса эшләүне кирәк дип таптым, - ди Фәрит Риф улы. - Янгын чыгуын хәбәр итү приборлары ярдәмендә алты ай эчендә генә дә безнең республикада102 кешенең, шул исәптән 32 сабыйның гомере коткарылган. Янгын чыгуын хәбәр итү приборлары кешеләргә ут   чыгуның башлангыч стадиясендә хәбәр бирә ала, бу исә үлемечле очракларга юл куймау, халыкның йортларын, мал-мөлкәтен саклап калу мөмкинлеге бирә. Авылдашларыма мин хәвефсез, уңайлы тормыш телим, Башкортстан Русиянең иң яхшы төбәге булырга тиеш.

Шулай ук Фәрит Риф улы авылдагы иң өлкән ак әби янында һәм ишле балалы гаиләдә булды, аларның йортларына янгын чыгуын хәбәр итү приборлары урнаштырдылар.  

Автор:Виолетта Хуснуллина
Читайте нас: