Ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң пенсиягә чыкканчы БАССРның 50 еллыгы исемендәге күмәк хуҗалыкта (хәзер Вәлиев токымчылык заводы) баштагы мәлдә рядовой, аннары баш агроном булып эшләде.
Алар колхоз рәисе Хәниф Фаиз улы Вәлиев белән бергәләп авыл хуҗалыгы предприятиесен үстерүгә зур тырышлык салды. Бу хакта уйланып, аларның күпме йокысыз төннәр үткәрүен, үз гаиләләре генә беләдер, мөгаен. Колхозчылар бик хөрмәт итте үзләрен.
Хуҗалык җитәкчесенең фаҗигале үлеменнән соң, агрономны аның урынын биләргә күндереп карыйлар, ләкин ул: «Миңа власть кирәкми, мин җир кешесе, минем урыным басуларда», - дип баш тарта.
Әзһәр Гомәр улы күмәк хуҗалыкта эшләгән һәркемгә хөрмәт белән карады, гади эшчәннәрнең фикеренә колак салды, аларның хезмәтен бәһалый белде. Ә механизаторлар, кем әйтмешли, аның «авызына гына карап торды», күрсәтмәләрен төгәл үтәде, агроном рөхсәтеннән башка кырда берни дә эшләмәде, аны басу читендә көтәләр иде. Колхоз рәисе дә хуҗалык эшләре турында аның белән фикер алышты. Күмәк хуҗалыкта басучылык тулысынча Әзһәр Гомәр улының кулларында иде. Агроном республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге галимнәр белән тыгыз элемтәдә булды. Республиканың күп районнарыннан коллегалары агроном янына аның эш тәҗрибәсен өйрәнергә килде. Ул бик ачык йөзле, шаян, җор телле, кунакчыл кеше иде. Колхозга килгән кунакларны хуҗалык ашханәсендә ашатмыйча беркайчан да җибәрмәде. Ярдәмчел һәм туры сүзле булды.
Ул дәвердә басучылык буенча республика семинарлары еш кына әлеге колхоз басуларында узды. 1980-85 елларда хуҗалыкта республикадагы беренче орлыкчылык комплексы ачылды. Колхоз югары сыйфатлы орлыклар җитештерү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиесенә әверелде. Яңа орлыкларны Исмаел басуларында сынадылар, кондициягә җиткерделәр, районлаштырдылар һәм аннары башка колхозларга тәкъдим иттеләр. Шул рәвешле, район «Югары игенчелек культурасы районы» исемен алды. Орлык артыннан колхозга республиканың башка районнарыннан килделәр, бу исә хуҗалыкның икътисади хәлен яхшыртуга булышлык итте, моңа баш агроном бар тырышлыгын һәм гыйлемен салды.
Әзһәр Гомәр улы күп көч куюны таләп итә торган культура - борчак үстерүне яхшыртуга аерым игътибар бирде. Монда аны, башка хуҗалыклардан аермалы буларак (аларда чәчүлекләр 200-300 гектар тәшкил итә), 800 гектарда чәчтеләр. Безнең районда заманында Әзһәр Гомәр улы Зариповны белмәгән кеше юк иде. Аның кебек кешеләр дистә елга бер генә туадыр, мөгаен. Аның арабыздан китүе - безнең өчен зур югалту.