Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2021, 16:50

Җан бирүче, ямь бирүче Ватанга!

Республика гаиләне социаль яклау үзәге район филиалының илледән артык эшчәне арасында лаеклылар җитәрлек. Бүген, соци­аль эшчәннәрнең һөнәри бәйрәме көнендә, аларның берсе турында сөйлибез.

Республика гаиләне социаль яклау үзәге район филиалының илледән артык эшчәне арасында лаеклылар җитәрлек. Бүген, соци­аль эшчәннәрнең һөнәри бәйрәме көнендә, аларның берсе турында сөйлибез. Ирина Мостафина - гражданнарның льготалы һәм аз тәэмин ителгән категорияләренә социаль ярдәм чаралары билгеләү бүлеге баш экс­перты. Кешеләрнеңтөрле компенсацияләр һәм коммуналь хезмәтләргә субсидияләрне вакытында алуы һәм аларның күләме нәкъ аның кебекләрнең һөнәри осталыгына һәм җаваплылык дәрәҗәсенә бәйле. Ә андый төр түләүләр алучылар аз түгел, Бөек Ва­тан сугышы инвалидларыннан башлап, күп балалы гаиләләргә кадәр. Шуны да исәпкә алырга кирәк, филиал белгечләре безнең район белән бергә биш район халкын хезмәтләндерә. Ирина Рудалиф кызының вазифаларына ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән эшләү керә. Алар үзләренең тәэмин итүчеләр порталы аша кулланылган торак- коммуналь хезмәтләр күләме турындагы мәгълүматларны социаль хезмәткә тап­шыра. Моңа, атап әйткәндә, түләүләрнең, мәсәлән, бер тапкыр бирелә торган акчалата компенсациянең, күләме турыдан-туры бәйле. Былтыр аны исәпләүнең яңа тәртибе расланганнан соң, «ресурсчылар» белән эшне көйләгәнче, шактый катлаулыклар булды. «Хәзер җиңеләйде, гражданнар ЕДК ның (бер тапкыр бирелә торган компенсация) күләме күп факторларга бәйле булуын һәм аның һәркемнеке үзенчә икәнлеген аңлый башладылар, шуңа да барысына да тыныч карыйлар», - дип сөйли белгеч. Әйткәндәй, хәзер бүлеккә «кызу линия» телефоны буенча шылтыратырга мөмкин, анда белгечләр 8.30 - 18.00 сәгатьләрдә дежур тора.

Ирина Дүртөйледә туып-үскән, биредә үк урта мәктәпне тәмамлаган. Рәсем төшерергә яраткан кыз балачакта рәссам булырга хы­ялланган. Заманында ул сәнгать мәктәбендә дә укыган, аннары хәтта Пермь шәһәрендәге шул юнәлештәге колледжга да кергән, рәссам-бизәүче белгечлеге дә алган. Тик дәверләр үзгәрә һәм тормыш барысын да үзенчә куя. Кыз шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә, шунда ук Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиясендә читтән торып белем ала. Аннары Тәкәрлек авыл хакимиятендә салымнар һәм җыемнар бу­енча белгеч сыйфатында эшли. 2016 елда Ирина социаль хезмәткә килә. Шуннан бирле, кайбер тәнәфесләр белән дияргә мөмкин, ул биредә эшли. «Җаваплы, җиңел аралашучан, барысы белән дә уртак тел таба, кыскасы, бик яхшы кеше ул», - дип үз фикерен белдерде Мостафина эшләгән бүлек начальнигы Альбина Шарафетдинова үзенең хезмәткәре турында.

Яхшы хезмәткәр булудан тыш, Ирина ике баласына - улы белән кызына менә дигән әни. Бу сүзләр генә түгел. Күптән түгел ул Мәскәүдә үткән Русия күләмендәге «Little miss Russian-2021» конкурсында «Мама России» премиясенә лаек булды. Шушы темага кечкенә экскурс. Ирина җырларга һәм биергә яраткан кызы Дарина белән берничә ел элек кызлар өчен матурлык конкурсларында катнаша башлый. 2018 елда кыз Мәскәүдә «Маленькая мисс России» титулы алган. 2020 елда - яшь зурлыгы буенча үзенең категориясендә - «Жем­чужина Башкортостана». Югарыда телгә алынган, Дарина «Маленькая мисс России» титулы һәм «Ребенок России» премиясе алган конкурста кызга гына түгел, бәлки әнисенә дә гаилә белән таныштырырга, туган ягы турында сөйләргә туры килгән, шундый номинация булган. Ирина шәһәребез һәм республикабызның гүзәллеген матур һәм сәнгатьле итеп тасвирлап, үзенең һөнәре ту­рында сөйләп, җиңүче була. «Мин үзебезнең шәһәрне бик яратам, безгә Казанга күчү мөмкинлеге дә бар иде - бу иремнең эше белән бәйле - мин үзебезнең Дүртөйлене сайладым, - дип сөйли Мостафина. - Ә кон­курсларда катнашу бала өчен файда. Ул бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белә, яңа кешеләр белән аралаша, ә минем өчен, бу ял итүнең шундый ысулы дияргә мөмкин».

Читайте нас: