Юлдаш
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2021, 16:55

Агыйдел елгасы яр буе нинди булырга мөмкин?

Үткән ай азагында В.Горшков исемендәге Яшь­ләр үзәгендә Агыйдел елгасы яр буен төзеклән­дерү буенча финал концепциясе презентациясе узды.

Үткән ай азагында В.Горшков исемендәге Яшь­ләр үзәгендә Агыйдел елгасы яр буен төзеклән­дерү буенча финал концепциясе презентациясе узды.

Бу елның язында республиканың 12 шәһәрендә һәм авылында территорияләрне төзекләндерү проектларының финал презентацияләре уза. Алар район хакимиятләре белән берлектә Русия Федерациясе Төзелеш һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының кече шәһәрләрендә һәм тарихи җирлекләрендә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсына тапшырылачак.

Шәһәребездә проект турында фикер алышу буенча очра­шулар хронологиясен исегезгә төшерәбез: 18 март - проект семинары, 25 - яшьләр белән онлайн-очрашу, 30 - башлангыч концепцияне презентацияләү, 16 апрельдә - шәһәр эшкуарлары һәм дингезчеләр берлеге белән онлайн-очрашулар, 21 - яр буе территориясендә өмә. 1 апрельдән 24 апрельгә кадәр элеваторның сәнгатьчә бизәлеше идеяләрен эзләү максатыннан балалар өчен «Агыйделне буя» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Проект буенча фикер алышуга килгәннәр Яшьләр үзәге холлында ук Агыйдел елгасы яр буе территориясе нинди булырга мөмкин икәнлеге һәм конкурста катнашучыларның тәкъдимнәре белән таныша алдылар.

«Хакыйкать бәхәстә туа, диләр. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән һәм сезнең фикер алышуларыгыз белән без бу проектны тормышка ашырырга сәләтле. Без ышанабыз, конкурста җиңү безгә вакыйгалар һәм яңа тормыш белән тулы уңайлы ял итү зонасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип рәхмәт әйтте төзекләндерү проектын эшләүдә актив катнашулары өчен шәһәр халкына район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.

Башкортстан Республикасының Кече шәһәрләрен һәм авылларын үстерү институты Казан шәһәренең А315 архитектура һәм дизайн студиясе (архитекторлар, SEO-белгечлер, культурологлар, архитек- тор-реставраторлар, проектлаучылар) һәм район хакимияте белән берлектә масштаблы, күләмле эш үткәрделәр: җәмәгать киңлегенә җентекле анализ, архитектура һәм натураль тикшеренүләр, эксперт интервьюлары, фотофиксация, туган якны өйрәнү музее архивларында аналитик эш һәм башкалар.

Проект төзегәндә 6 төп принципка таяндылар: су белән бәйләнешне кайтару - елга пароходчылыгын яңарту мөмкинлеге, дебаркадер яңарту һәм су активлыкларына баету; яңа районнарны тарихи үзәк белән тоташтыру; урынның хәтере, тиңдәшлеге, дәвамчанлыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы.

Шәһәр киңлеген реконструкцияләү һәм бер үк вакытта аның тарихи кыйммәтен саклап калу мөһим бурыч булып тора. Элегрәк әйтелгәнчә, территория берничә зонага бүленәчәк. Проект кысала­рында мемориаль зона, җәяү йөрү променады, велосипед юллары, карау мәйданчыклары, таганлы павильон, кафе, сәүдә киосклары, тыныч ял зонасы, күп функцияле газоннар һәм балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Ике мәдәни мирас объекты - сәүдәгәр Зубилов йортының һәм иске типографиянең тарихи биналары да үзгәрәчәк. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бюстларын һәм атом-төш һәлакәтләрен бетерүдә катнашучыларга куелган һәйкәлне район китапханәсе янына күчерү планлаштырыла.

«Бу юлы шәһәр халкы Дүртөйле шәһәре өчен махсус эшләнгән конкрет карарлар күрә алды. Сезнең яр буе Агый­дел елгасы һәм пейзажлары ярдәмендә инде иң матуры, әмма яшәүчеләрнең уңайлы вакыт үткәрүе һәм ялы өчен бераз төзекләндерсәң, ул тагын да яхшырак булачак. Без яр буен яратып «ак» дип атыйбыз. Бу төс - чисталык һәм матурлык символы», - дип фикерләре белән уртаклаш­ты проектның йомгаклау идеясе турында А315 студиясе җитәкчесе Илгиз Разетдинов.

Очрашу ахырында чарада катнашучылар үзләрен кызык­сындырган барлык сорауларны да бирә алдылар, аларга шунда ук җавап ишеттеләр һәм тәкъдимнәр керттеләр. Рәсем конкурсында җиңүчеләргә һәм фикер алышуларда актив катнашучыларга сертификатлар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Шәһәр язмышына битараф булмаган һәм проект буен­ча берничә тапкыр фикер алышуларда катнашкан кешеләр­не күрү күңелле. Бүгенге көндә шәһәребездә уңайлы тор­мыш өчен барлык шартлар да тудырыла, университетлар­да укып, туган шәһәрегезгә кайтуыгызны телибез», - дип билгеләп үтте хакимият башлыгының төзелеш, транспорт сәнәгать һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Эдуард Каһарманов.

Хәзер Шәһәрләрне үстерү институты, иҗат остаханәсе экспертлары белән берлектә, финал төзәтмәләрен кертә һәм конкурста катнашуга гариза бирү өчен проект доку­ментларын рәсмиләштерә.

Читайте нас: