Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2021, 16:40

Авылларның мөһим проблемалары

Семилетка авыл Советы биләмәсе шактый территорияне били, ул элекке эшчеләр поселогын, Коралачык, Түбән Манчар, Түбән Аташ һәм Таштау авылларын үз эченә ала.

Семилетка авыл Советы биләмәсе шактый территорияне били, ул элекке эшчеләр поселогын, Коралачык, Түбән Манчар, Түбән Аташ һәм Таштау авылларын үз эченә ала. Аларда балалар бакчалары, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, коммуналь хезмәт, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшли, әйткәндәй, ярыйсы көчлеләр, шулай ук берникадәр эш урыннары биргән «нефтянка» бар. Биредә тормыш кайнап тора кебек. Шулай булса да, проблемалар да юк түгел, алар турында гражданнар җыенында да әйтелде. Хәвеф тудырган биек агачлар, коры үләннәр яну һ.б. Коллектив бакчалар буенча сораулар бар. Хәзер заман башка. Халык күп проблемаларны, кирәк чакта техника яки башка ярдәм сорап, үзе чишә ала һәм чишәргә тиеш. Күпләр агачларны кисүгә борчыла. Сезон җитә, урын әзерләп, яшь агачлар утырту зарур. «Парклар маршы» һәм «Яшел Башкортстан» акцияләре кысаларында үсентеләр белән властьлар ярдәм итә ала.

Әлбәттә, җитди мәсьәләләр да аз түгел, бу рөхсәтсез чүплекләр, ташландык биналар, учреждение биналарын ремонтлау, юллар һәм тротуарларның булмавы һәм аларны ремонтлау. Таштау авылы аерым игътибар таләп итә, әлеге авылның үзенчәлеге шунда, ул кайчандыр мал симертү совхозы үзәге буларак булдырылган.

Гражданнарның чираттагы җыены Иске Баеш авылын­да үтте. Урындагы хакимият башлыгы Илдус Хәмиев авыл биләмәсенең социаль-икътисади хәле турында сөйләде. Бил­геле, барысы да шома гына бармый: су үткәргечне төзәтергә туры килгән, насос корылмасын алыштырганнар һ.б. «Рос­сия» авыл хуҗалыгы предприятиесе белән берлектә шак­тый эш башкарылган, моны аның җитәкчесе Рәфил Гомәров раслады. Хуҗалыкта 100 гә якын эш урыны бар, уртача хезмәт хакы якынча 27 мең сум. Эшчәннәр намуслы. Язгы чәчүгә актив әзерлек бара. 32 берәмлек куәтле техника җәлеп ителәчәк. Күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны өстәмә тукландыру, дым каплауга керешкәннәр. Техниканы карау, аны яңарту, минераль ашламалар сатып алу кыйммәткә төшә, әлбәттә. «Колхоз - ул авылны булдыручы предприятие, - дип дәвам итте Рәфил Нәзиф улы уенын-чынын бер итеп. - Без беркайчан да, бу колхозныкы, ә бу мәктәпнеке, ә бу, гомумән, хакимияткә карый дип бүлмибез. Уртак эш өчен тырышабыз, бергәләп эшлибез».

Җыенда янгын хәвефсезлеге турында да сүз барды. Корыган ботаклар, яфракларны яндырырга ярамый, аларны компост чо­кырына күмү яхшырак: менә дигән ашлама була. Коры үләнне яндырудан йортларга да ут кабарга мөмкин. Андый очраклар бар. Юллар төзү турындагы сорауларга юл ремонт-төзү идарәсе начальнигы Әхнәф Шәнгәрәев җавап бирде. Юлчылар десанты Мәскәү авылы ягыннан Өчбүлә-Иске Баеш юнәлешендә хәрәкәт итә.

Йомгаклау чыгышында район хакимияте башлыгы Риф Йосы­пов, башланган эшне ахырына җиткереп, конкурсларда һәм про­граммаларда актив катнашырга чакырды, бу төбәкне талантлар - галимнәр, артистлар, шагыйрь-чәчәннәр һәм, әлбәттә инде, уңган игенчеләр җире дип атады.

Читайте нас: