Районда күп авылларның мәдәният йортлары - совет чорында төзелгән типовой корылмалар. Шунысы куанычлы, торак пунктның төп архитектура билгесе буларак, алар социомәдәни роль уйнавын дәвам итә, биләмәнең көндәлек тормышын формалаштыра. Бу - аның җаны һәм йөрәге, җирле масштабтагы тарту көче, аларда мәдәни- масса чаралар үтү дәвам итә, түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли. Кызганычка каршы, икътисади үзгәртеп кору елларында алар ничектер читтә калды кебек: туза һәм җимерелә башладылар. Мондый төр проблемалар бездә дә барлыкка килә, авыл биләмәләрендә гражданнарның чираттагы җыеннарында сүз әнә шул хакта барды. Бәхеткә, «Мәдәният» милли проекты, партия проектлары һ.б. барлыкка килде.
Тик күп нәрсә кулдан ычкындырылган һәм алар берьюлы бөтен корылмаларны колачлый алмый. Шуңа да район хакимиятенә башка чаралар да эзләргә туры килә. Миядек авылындагы очрашу вакытында берничә карар кабул ителде, алар арасында кышын җылыту системасы гамәлдән чыккан авыл клубында яңа котел урнаштыру да бар. Аннан тыш, спорт залының түбәсен ремонтлау планлаштырыла. Киләсе елда Миңештедә «Реаль эшләр» проекты ярдәмендә авыл мәдәният йортының түбәсен яңартырга карар ителде.
Янә бер кызыклы момент: 2022 ел - Миядек авылы өчен юбилей елы. Әлеге тарихи датага - авылның 300 еллыгына әзерлекне авыл биләмәсе бүген үк башлый: бәйрәмне лаеклы билгеләргә ниятләп, 9 кешедән торган оештыру комитеты сайладылар.
Яңа Кәңгеш авылында яшәүчеләр алдына да үзләренең мәдәният йортын җылыту проблемасы килеп баскан, бу хакта сүз Өчбүлә авыл биләмәсендә үткән гражданнар җыенында барды. Хәтердә, шушы сәбәп белән кайбер чараларны урамда үткәрергә туры килде, җылыну урыны булмады. Ә гомумән алганда, авыл биләмәсенең газга, суга, электрга тоташтырылган авыллары отышлырак хәлдә. Авыл халкы биредә ныклы үсеш алган агропредприятие һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының дусларча терәген тоя. Өчбүләлеләр урындагы инициативаларны хуплау программасы кысаларында мәдәният йорты янында балалар уен мәйданчыгы җиһазлауга заявка бирде. Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов төрле программаларда, шул исәптән республика программаларында да, катнашырга чакыра. Акча сорап йөргән дәверләр артта калды. Яхшы инициатива күрсәтсәң, аласың! Мәсәлән, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында Аюкаш авылында суүткәргеч челтәрләргә капиталь ремонтлау үткәрергә, кайбер авылларда урам яктырткычларны алыштырырга, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерергә мөмкин булыр иде. Бу юнәлештә эш дәвам итә.
Чираттагы җыен Мәскәү авылында үтте. Авыл биләмәсе башлыгы Динар Хөснетдинов доклады буенча, биләмә төрле программалар һәм проектлар аркасында үсеш ала, ә эшкуарлык сәгатьләре бизнесны, шул исәптән, читтәге бизнесны да, җәлеп итеп инвестпроектларны гамәлгә ашырырга булыша. Кайчандыр буш калган биналар үзләштерелә, аларда халык өчен кирәкле сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектлары ачыла. һәм бу әле чик түгел. Мәскәү авылы - «Авылым минем - 2020» төбәкара конкурсы җиңүчесе, ул Русиянең 10 төбәгеннән 305 авыл арасында иң яхшысы булды.
Җыеннарда мөрәҗәгатьләр күп, аларның күпчелеге территорияләрне, шул исәптән юлларны, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны төзекләндерүгә, җәмәгать тәртибен үтәүгә һ.б. кагыла.
Очрашуларның берсендә район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, челтәрләрдә язышкан актив халык белән күрешүен дә билгеләде. Мондый очрашулар - менә дигән аралашу, бергәләп һәм килешеп хәлне үзгәртү мөмкинлеге. Халыкның сораулары арта һәм бүгенге чынбарлыкта, кызганычка каршы, барысын да һәм тиз арада эшләү мөмкин түгел, һәр мәсьәлә дә финанслауга кайтып кала, тик без урыннарда шуның өчен эшлибез дә, мөмкинлекләр эзләү, планнар кору өчен генә түгел, бәлки аларны тормышка ашыру өчен дә.