30 мартта Башкортстанның Кече шәһәрләрен үстерү институты һәм «А315» архитектура һәм дизайн студиясе ярдәмендә (Казан шәһәре) «Дүртөйле шәһәрендә Агыйдел елгасы яр буеның киләчәге» проекты буенча гомумшәһәр киңәшмәсе узды.
Агыйдел елгасы яр буе язмышына битараф булмаган шәһәр халкы проектның якынча концепциясе очрашу-презентациясенә җыелды.
Чарада Ленин мәйданы проектын эшләүчеләр дә катнашты, алар бу юлы шәһәребезнең территориясен төзекләндерүдә ярдәм итәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенрусия конкурсында катнашу өчен эшләнә, җиңгән очракта, шәһәр яр буен төзекләндерүгә финанслау алачак.
Эшләүчеләр аудиторияне сәләмләүне: «Сезнең бүгенге барлык идеяләрегез һәм эшләнмәләрегез тормышка ашыралачак», - дигән сүзләр белән тәмамлады.
«А315» архитектура һәм дизайн студиясе җитәкчесе Илгиз Рәзетдинов: «Шәһәр буйлап йөргәндә, без Дүртөйледә бик күп архитектура мирасы һәм кызыклы объектлар барлыгын ачыкладык, тик, кызганычка каршы, алар әлегә читләтеп үтелгән. Әгәр шәһәр уртасындагы һәйкәлләргә кагылмасак, безгә яр буен төзекләндерү концепциясе тулысынча булмас кебек тоела. Без аларга яңа тормыш һәм яңа функция бирергә телибез», - дип билгеләп үтте. Архитектор-реставратор Степан Новиков шулай ук архитектура мирасы шәһәребезнең үзәк өлешен үстерүдә иң мөһим фактор булып торуын әйтте.
Архитекторлар сораштыру һәм яшәүчеләр белән алдан очрашулар нигезендә эшләнгән беренче эскизларын һәм эшләнмәләрен күрсәттеләр. Ял итү зонасы, спорт һәм балалар мәйданчыгы, пикник өчен урыннар, төрле инсталляцияләр, мемориаль өлеш һәм җәяүлеләр зонасы белән җиһазландырылган күзәтү мәйданчыклары мисаллары тәкъдим ителде.
«Шәһәр атамасының этимологиясе үз эченә бар нәрсәнең дүрт тапкырлыгын билгели торган 4 санын кертә. Моңардан чыгып, яр буе территориясен шартлыча дүрт зонага бүлергә мөмкин: хәтер йорты, иҗат йорты, табигать йорты, су йорты, - дип сөйләде проектчы. - Дүртөйле баштан ук яр буеннан төзелгән, һәм Агыйдел елгасы хәтер өлеше булып тора: беренче яшәүчеләр, һәлак булган сугышчылар, судночылык һәм җитештерү турында».
Семинарда һәр катнашучы анкета тутырды, ул проект эшләүчеләргә территориянең ничек кулланылуын яхшырак аңларга ярдәм итәчәк, шулай ук үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Катнашучылар мини-төркем вәкилләрен күрсәтүче аерым өстәлләр буенча бүленде, алар дизайн-уен барышында яр буен күрү концепцияләрен эшләде. һәр төркем үзен күрсәтте һәм төзекләндерү идеяләре белән чыгыш ясады. Мәсәлән, фотозона, велоюллар, беседкалар булдыру яки күчмә никах теркәү оештыру.
«Дүртөйле халкы бик актив. Күпләр элекке замандагы кебек кичүне (переправа) кайтаруны сорыйлар. Бу икенче ярдагы пляжга барып җитәргә мөмкинлек бирер иде. Яшьләр велоюл, пикник өчен зона көтә. Өлкән буын, яр буе тарихи кыяфәтне саклар, дип өметләнә. Аларга истәлек мөһим. Әлбәттә, бар теләкләрне исәпкә алу кыен, әмма халыктан аларга нәрсә кирәк, дип сорау - бу иң дөрес гамәл», - дип билгели социаль челтәрләрдә Республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Халык белән финал очрашу киләсе ай ахырына планлаштырыла.