Юлдаш
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2021, 16:30

Кышны күңелле озаттык

Май чабу атнасы тәмамланганда Иванай авылы янәшәсендәге чишмә янындагы мәйданчык кышны озатуга багышланган традицион күмәк ял итү урыннарының берсенә әверелде.

Май чабу атнасы тәмамланганда Иванай авылы янәшәсендәге чишмә янындагы мәйданчык кышны озатуга багышланган традицион күмәк ял итү урыннарының берсенә әверелде. Биредә бәйрәмне 5 нче тикшерү изоляторы хезмәткәрләре үз гаиләләре әгъзалары өчен оештырды. Күңелле ял итү чарасына алар хезмәтнең ветераннарын да чакырды.

Бәйрәмдә катнашучыларны бай эчтәлекле программа көтә иде. Балаларны «Хуш, Кыш, саумы, Яз!» дигән театрлаштырылган уен күренеше белән сөендерделәр. Әкият геройлары кунакларның барысын да конкурсларда һәм уеннарда катнашырга чакырды. Дәртле халык җырлары һәм күңелле такмаклар һәркемнең дә кәефен күтәрде. Күңелле әйлән-бәйлән, таудан шуу, колга аякларда йөрү, кар бәреп уйнау, капчык киеп йөгерү, аркан тарту һәм башка халык уеннары җыелу­чыларны тагын да дәртләндерде. Шун­дый уен-мәрәкәләрдән соң бәйрәмгә килүчеләрнең барысын да зур һәм җылы армия палаткасына чакырдылар, анда аларны рус самавыры, тәбикмәкләр, тәмлекәчләр һәм эссе чәй белән бәйрәм табыны көтә иде.

Шатлык һәм изгелек мохите хөкем сөргән бәйрәм күңелле үтте һәм ул, тра­диция буенча, ут белән бергә бөтен на­чарлыклар китсен өчен Кыш карачкысын яндыру белән тәмамланды. Әлбәттә, оеш­тыручылар монда янгын хәвефсезлеге буенча бөтен таләпләрне дә үтәде. Хуш, Кыш, саумы, Яз!

Бу көнне хезмәт вазифаларын үтәгән һәм Май чабу бәйрәмендә катнаша алма­ган хезмәткәрләр өчен, хезмәттәшләре фоторәсемнәр белән стена гәзите чыгар­ды.

Илгиз КАНЗАФАРОВ, СИЗО-5 начальнигы.

Читайте нас: