Юлдаш
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2021, 16:20

Вакыт белән исәпләшмичә

Без цивилизация уңайлыкларына шулкадәр күнектек ки, хәтта боларның барысы да коммуникацион инфраструктураның катлаулы системасы нәтиҗәсендә булдырылуы турында уйламыйбыз да.

Без цивилизация уңайлыкларына шулкадәр күнектек ки, хәтта боларның барысы да коммуникацион инфраструктураның катлаулы системасы нәтиҗәсендә булдырылуы турында уйламыйбыз да. Аны нигездә безгә бик күренеп тә бармаган кешеләр - торак-коммуналь хуҗалык эшчәннәре хезмәтләндерә. Тармак эшенең ышанычлылыгы аларның һөнәри осталыгына һәм җаваплылыгына бәйле. Һәм, гәрчә тармакта пробле­малар шактый булса да, торак-коммуналь хуҗалык эшчәннәре рәхмәт сүзләренә генә лаек.

Без Семилетка торак-коммуналь хуҗалыгы производство идарәсенә килгәндә эшчеләр урыннарга чыгып китәргә әзерләнә иде. Бер төркемне фотога төшереп алырга чак өлгердек, ул арада алар техниканы кабызды­лар Һәм үзләре хезмәтләндергән объ­ектларга юлландылар. Тракторлар урамнарны кардан чистартырга кереш­те. Ә кар быел бик күп. Сварка посты да эш урынына чыкты. Күпфатирлы йорт­ларда агымдагы ремонт бара - төрле корылмалардагы җитешсезлекләр бетерелә һәм алар эшкә кушыла. Заявкалар ярыйсы күп була. Электрогазосварщикларның эше бетеп тормый. Кайчагында җылыту батареяларын урамда чатлама суыклар булган­ да да алыштырырга туры килә.

Алар күрсәткән хезмәтләрнең сыйфаты турыдан-туры безнең кәефкә йогынты ясый. Чөнки без ут, җылылык, суның даи­ми булуына, канализациянең тоткарлыксыз эшләвенә күнеккән­без. Аз гына өзеклек булдымы, канәгатьсезлек белдерәбез. Ә еш кына күп нәрсә аларга бәйле дә түгел. Эш күләме зур. Мисалга, буран котырынганда урамнарны һәм йорт алларын тәртипкә китерүне алыйк. Әлеге мөһим эш ярыйсы катлаулы. Тик әлеге хезмәт вәкилләре вакыт белән исәпләшми.

Фотода: Тракторчы Илгиз Ханов, авария-төзекләндерү эшләре слесаре Вадим Шафиков, электрогазосварщик Илмир Шәйбәков, сантехник Данис Хисмәтуллин, тракторчы Ришат Кнәзханов, водитель Рифкать Баемов үзләре хезмәтләндергән объектларга чыгар алдыннан.



Читайте нас: