Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль 2021, 17:55

Чын ир-егетләр эше

Ир-егетләр тормышында хәрби хез­мәт - ул дөньяга килү, уку, эш кебек мөһим этап. Малайларның һәркайсына да, мөгаен, балачактан ук: «Үскәч солдат булырсың...», дигәннәрдер.

Ир-егетләр тормышында хәрби хез­мәт - ул дөньяга килү, уку, эш кебек мөһим этап. Малайларның һәркайсына да, мөгаен, балачактан ук: «Үскәч солдат булырсың...», дигәннәрдер.

Шәһәр китапханәсенә Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби ко­миссары И.Баһаветдинов белән «Ничек Ватан сакчысы булырга?» дигән темадагы актуаль әңгәмәгә бишенче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучылары чакырылган иде. Илгиз Рәмзил улы яшьләрне Русия армиясендә хәлләр торышы, шулай ук хәрби училищелар­да офицерлар әзерләү белән таныштырды. Ул, армиянең абруе елдан-ел артуы, аны матди яктан тәэмин итү яхшыру турында сөйләде. Допризывникларга аларның хокук­лары һәм бурычларын аңлатты, льготалар һәм кичектерүләр, шулай ук армиягә бару­дан читләшкән өчен җәзалар турында мәгъ­лүмат җиткерде. Аннан тыш, Илгиз Рәмзил улы, армия яшьләргә буй җитәргә һәм ны­гырга булыша, дип билгеләде. Армиягә ча­кырылган һәм инде хезмәт итеп кайткан егетләрне чагыштырсаң, аерма бик зур - спорт әзерлегендә дә, фикерләүдә дә, тормышка, янәшәдәгеләргә һәм үз-үзеңә карашта да.

Очрашу барышында укучылар хәрби хез­мәткә чакыру кагыйдәләрен ачыклады,төр­ле гаскәрләрнең заманча тәэмин ителеше, солдат тормышы турында белде. Җыелучы­ларга шулай ук хәзерге заманда хәрби хезмәттәгеләрнең көнкүреше, туклануы, туганнары һәм якыннары белән аралашуы ничек оешты­рылуын ишетү дә фәһемле булды. Хәрби ко­миссариат вәкиле шулай ук контракт буенча хезмәт турында да сөйләде. Очрашуда кат­нашкан егетләр дә, кызлар да үзләрен кызык­сындырган бик күп сораулар бирде. Диалог кына түгел, бәлки үзара ышанычка корыл­ган әңгәмә килеп чыкты. Кунагыбыз, соңгы вакытта армиянең торган саен күбрәк яшьләр­не, хәтта кызларны да, җәлеп итүен ассызыклады. Шуны да билгеләргә кирәк, егетләр ар­миягә баруны кичектерү һәм альтернатив хез­мәт турында сорамадылар да диярлек, киресенчә, теге яки бу элита подразделениеләргә ничек эләгергә мөмкин булуы һәм һава-десант гаскәрләренең яугирләргә нин­ди таләпләр куюы белән кызыксындылар.

Хәрби комиссарның үзенең эшенә ничек тугры, лаеклы, мавыгып каравы уңай тәэсир калдырды. Мондый чаралар үткәрү үсмерләр һәм яшьләр мохитендә тарихи хәтер, гражданлык һәм ватанчылык кебек төшенчәләрне ныгыту­га юнәлтелгән.

Читайте нас: