Район Мәдәният йортында «Шәҗәрә» Бөтенрусия мәдәни-агарту проекты кысаларында фольклор буенча «Ата-бабалар мирасы» төбәк семинары үтте. Анда республиканың төньяк-көнбатыш районнары мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Учреждениенең иркен фойесында декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырылган, шунда ук башкорт этно йорты белән танышу мөмкинлеге бар иде.
Семинарның теоретик өлеше Мәдәният йортының паркет залында үтте, анда башкортларның борынгы көнкүрешеннән тематик поч- маклар ачылган. Чара программасы бай эчтәлекле булды. Төшке ашка кадәр семинарда катнашучылар төрле темаларга чыгышлар тыңлады. БР Архив фондының документларны файдалану һәм бастыру бүлеге начальнигы Зөлфәр Гатиятуллин милли архивның генеалогик чыганаклары турында сөйләде. Тарих фәннәре кандидаты, «БР туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Марат Зөлкарнәев «Башархив.РФ» сайтының презентациясен үткәрде. Семинарда шулай ук «Башкортларның ир-егетләр традицион өс киеме» темасы буенча Халык иҗаты республика үзәгенең традицион уеннар буенча методисты Юлай Галиуллин чыгыш ясады. «Тамга» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Краснованың темасы - «Төньяк-көнбатыш башкортлары өс киемнәрендә орнаментлар», туган якны өйрәнүче, тәрҗемәче, «Хаят Исмаил» музыкаль төркем җитәкчесе Альберт Исмаилның - «Шәҗәрә төзү» иде.
Семинарның икенче өлешендә Халыкара конкурс призеры Гөлнара Шафикова һәм «Тамга» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Краснованың «Төньяк-көнбатыш башкортлары өс киемнәрендә орнаментлар» темасы буенча төньяк-көнбатыш башкортларының традицион костюм, баш киеме, күкрәкчә элементларын әзерләү буенча мастер-класслар булды. Спорт залында педагог Юлай Галиуллин традицион җәядән ату буенча мастер-класс үткәрде.
Суз чара кунакларына.
Марат Зөлкарнәев:
- Бүген Мәдәният министрлыгы, Халык иҗаты үзәге, Башкортстан Республикасының туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте химаясендә эшлибез. Чара үз төбәгенең тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен бик әһәмиятле. Дүртөйле районы үзенең күпмилләтлелеге белән уникаль. Ул безнең республиканың моделе кебек. Биредә без халыкларның уртак тарихы турында сөйләшәбез.
Зөлфәр Гатиятуллин:
- Безнең архивта үзеңнең нәсел агачыңны төзегәндә файдалана алырлык зур документлар корпусы тупланды. Бу, тәү чиратта, ревизия язмалары - (ревизские сказки - төрле елларда халык исәбен алу материаллары), мәчетләр һәм чиркәүләр китаплары, йорт хуҗалыклары исемлекләре. Әгәр үзеңнең туганнарың буенча җентеклерәк мәгълүматлар телисең икән, башкорт гаскәрләренең формуляр исемлекләрен файдаланырга була. 1798-1865 елларда башкортлар һәм мишәрләр, хәрби хезмәт үтүче катлам буларак, үз исәпләренә хәрби хезмәт үтәргә тиеш булган. Нәкъ менә аларга шушы исемлекләр төзелгән, анда кайсы елларда нинди походларда катнашулары күрсәтелә. Безнең ата-бабаларыбызның 1812 елгы Ватан сугышында катнашуы турындагы материаллар аеруча кызыксыну уята.
Ирек Әхмәдиев, Республика халык иҗаты үзәгенең төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек булеге методисты:
- Мондый чараларны даими үткәрергә тырышабыз. һәм республикада гына да түгел, бәлки башка төбәкләрдә дә. Свердловск өлкәсендә очрашу көтә.
Альберт Исмаил:
- Шәхсән минем эшемә килгәндә, шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнәм. Гарәп графикасындагы метрикаларны кириллицага транскрибциялим. Латин графикасы белән эшлим. «Тарихи мирасны өйрәнү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының төбәк вәкиле булып торам, шәҗәрә проектларда катнашам.