Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 февраль 2021, 18:25

Без яңа тәрәзәләр өчен!

Исмаел авылында яшәүчеләрнең 2021 елда Урындагы инициативаларны хуплау программасында (ППМИ) катнашу өчен проект сайлау буенча йомгаклау җыелышын авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рим Михайлов ачты.

Күп эшләр башкарылды

Исмаел авылында яшәүчеләрнең 2021 елда Урындагы инициативаларны хуплау программасында (ППМИ) катнашу өчен проект сайлау буенча йомгаклау җыелышын авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рим Михайлов ачты. «Моннан бер елдан чак кына күбрәк вакыт элек без «Буратино» балалар бакчасында тәрәзәләрне һәм керү группасын алыштырырга карар иткән идек, - дип башлады ул үз чыгышын. - Күп кенә эшләр башкарылды, таләп ителгән бөтен документлар тиешле структураларга тапшырылды. Бу проектта җиңүгә берни дә комачауламый кебек иде.

Планка югарырак күтәрелде

Тик аяусыз эпидемия үз төзәтмәләрен кертте, - дип дәвам итте чыгыш ясаучы. - Конкурс буенча таләпләр катгыйланды, үтү планкасын күтәрделәр. Бюджет средстволарын экономияләүдән өстәмә финанслар булса, без һичшиксез җиңүчеләр исәбендә булыр идек. Тик язмыш башкача хәл итте һәм без бирегә бу елда да җыелдык. Аның каравы, хәзер өйрәнеп, әзер карарлар һәм документлар белән килдек. Бары тик тавыш бирү юлы белән сезнең хуплау һәм инициатив төркемне сайлыйсы гына кала».

Көн тәртибе

Көн тәртибе буенча республикада урындагы инициативаларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектларын гамәлгә ашыруга кагылышлы, авыл биләмәсенең кискен социаль-икътисади проблемаларына, ППМИ-2021 проектын муниципаль берәмлек, халык һәм спонсорлар тарафыннан өстәмә финанслауга, инициатив группа сайлауга, торглар үткәргәч экономияләнгән бюджет средстволарын файдалануга, торак пунктта янгын һәм янгынга каршы хәвефсезлеккә кагылышлы берничә мәсьәлә каралды.

Шартлар, сроклар, чикләүләр бар

Ары таба сүз программаның үз шартлары, сроклары, чикләүләре булуы турында барды. Хөкүмәт бары тик катнашучы була­рак кына чыгыш ясый, ягъни урындагы инициативаларны өстәмә финанслый. Иң мөһиме, проект эшләр башлануны раслауны карамый. Ул мәҗбүри түгел һәм дәүләттән өстә­мә программа булып тора, ягъни, авыл проблемаларын хәл итүдә мондый мөмкинлектән файдаланыргамы әллә юкмы икәнен биредә яшәүчеләр үзләре хәл итә. Хәл итәләр икән, ул чагында конкурс сайлап алуын үтәргә кирәк. Җиңү өчен максималь күләмдә баллар җыю зарур, алар берничә шартны үтәгән өчен бирелә. Аларның берсе - халыкның катнашуы һәм өстәмә финанславы. Авылда яшәүчеләр каралган сумманың кимендә 3 процентын җыярга тиеш. Халык никадәр күбрәк җыйса, җиңүгә ышаныч шулкадәр зуррак. Акчалата катнашудан тыш, авылда яшәүчеләрнең әлеге эштә катнашуы да мөһим роль уйный. Баллар шулай ук урындагы бюджет һәм юридик берәмлекләр (спонсор­лар) тарафыннан өстәмә финанслау өчен дә бирелә. Шу­нысы да мөһим, акчаларны конкурста җиңгәннән соң гына җыя башлыйлар.

100 мең сум һәм техника

Аеруча көнүзәк проблемалардан авылда яшәүчеләр «Буратино» балалар бакчасын ремонтлауны, төгәлрәк әйткәндә, тәрәзә конструкцияләрен һәм ишекләрне ал­маштыруны сайлады. Конкурста җиңеп чыгу ихтималы өчен авыл биләмәсе хакимияте башлыгы катнашу процентын максималь дәрәҗәгә якын билгеләүне тәкъдим итте. Халык санын исәпкә алып, бу һәр кешедән 75 сум була. Финанс идарәсе белән килешү буенча, район өстәп со­ралган суммага (ул 1 миллион сум) 150 мең сум бүләргә әзер. Программаның төп спонсоры - «Вәлиев» токымчылык заводы-җәмгыяте җитәкчесе Раил Гәрәев финаслауда 10 процент катнашуны ышандыра. Бу - 100 мең сум. Аннан тыш, техника белән ярдәм итү турында әйтте. Торглар үткәргәннән соң экономияләнгән акчаларны балалар бакчасында электр үткәргечне алыштыру өчен файдаланырга тәкъдим ителде.

Юллар турында

Җыелучылар алдында муниципаль район Советы секре­таре Венера Фәйзиева чыгыш ясады һәм исмаеллылар - актив халык, диде. Авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең сора­уларына җавап биреп, урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашуның мөһимлеген билгеләде. Кызганычка каршы, юл төзү һәм ремонтлау кебек проект­лар әлеге программага эләкми. Бу бик кыйммәт эш. Бер километр гына юл төзү дә берничә миллион сумга төшә.

Янгынны бер стакан су белән дә сүндереп була

124 нче янгын сүндерү часте начальнигы Руслан Мусин чыгыш ясады. Профилактик чаралар турында сөйләгәндә, янгынны бер стакан су белән дә сүндерергә, 700 мең литр су агызып та сүндерергә мөмкин булуын әйтте. Үткән елда автоном янгын хәбәрчесе ярдәмендә 200 дән күбрәк кешенең гомере саклап калынуын билгеләде. «Искергән электр үткәргечләрне алыштырыгыз, извещательләр куегыз, балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз, аларның шырпы белән уйнавына юл куймагыз, үзегезне һәм якын­нарыгызны саклагыз», - дип тәмамлады ул үз чыгышын. Чара ахырында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерты булды, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бию номерында «Без яңа тәрәзәләр өчен!» дигән плакатлар белән чыкты.

Читайте нас: