Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2021, 13:50

Шәһәр кар белән көрәштә

Гыйнвар чын-чыннан карлы булды һәм җәяүлеләргә дә, автомобиль йөртүчеләргә дә, коммуналь хезмәтләргә дә ярыйсы гына мәшәкать тудырды.

Гыйнвар чын-чыннан карлы булды һәм җәяүлеләргә дә, автомобиль йөртүчеләргә дә, коммуналь хезмәтләргә дә ярыйсы гына мәшәкать тудырды. Халык район территориясендәгә юлларның, тротуарларның, йортларга, кибетләргә, учреж­дениеләр һәм оешмаларга керү урыннарының торышы турында төрле фикерләр әйтә. Гәзит журналистлары исә кар яуганда һәм аннан соң да шәһәр биләмәсендә карны чистарту буенча эшнең ничек оештырылуын ачыкларга булды.

Коммуналь хезмәтләрнең эшенә карата халык тара­фыннан һәрвакыт сораулар күп була. Без бөтен җитешсезлекләрне дә вакытында бетерергә тырышабыз. Мисалга, үткән якшәмбедә кар яуганда температура кинәт үзгәрде, көчле җил булды, шунлыктан бозлавык барлыкка килде. Начар һава торышы нәтиҗәләрен бетерү өчен дүшәмбе көнне иртәнге 4 сәгатьтән шәһәр урамнарына 16 берәмлек техника чыкты», - дип сөйли «Коммунальник» МУП дирек­торы Марат Галиев.

Чыннан да, контракт буенча коммуналь хезмәт эшчәннәре иртәнге 7 сәгатькә шәһәрнең төп магистральләрен ачарга тиеш, бу аларның көндәлек эше. Тик, бөтен эштәге кебек үк, биредә дә үз нечкәлекләре бар.

Предприятие механизаторлары һәм водительләренең эш көне шәһәрдә яшәүчеләрнең тәрәзәләрендә беренче утлар кабынудан күпкә алдарак башлана. Якынча төнге өчтән соң шәһәр урамнарына кардан чистарту техникасы чыга. Аларның бурычы - 108 километр озынлыкта шәһәр урам­нарын, шулай ук тротуарларны чистарту. Иртәнге 8 гә таба автобус тукталышларында һәм җәяүлеләр чыгып йөргән урыннарда кызгылт-сары төстәге махсус эш киемнәрендәге кешеләр грейдер калдырып киткән кар өемнәрен кул көче белән чистарта. Кайчакта аларга ярдәмгә махсус техника килә. һәр эшчегә аерым территория беркетелгән. Кар өемнәрен ачып бетергәч тә, предприятие эшчәннәре китәр­гә ашыкмый. Ары таба карны төяп чыгару һәм юлның маши­на йөрү өлешен киңәйтү буенча эшләр көтә. Эшнең бөтен алгоритмы да шунда: кар яуганда - юлларны чистарталар, соңыннан - юлны киңәйтәләр һәм кырыйларга өелгән карны төяп алып китәләр.

Әйе, кайчагында коммуналь хезмәтләр өлгерә алмый. Мондый хәл кайсы гына эштә дә була. Гыйнварның катлаулылыгы, мәсәлән, туктаусыз яуган карлар белән бәйле. Бөтен техника юл полотнасын чистартуга җәлеп ителде һәм һава торышы көйләнгәч кенә карны чыгару башланды. Ә ничәмә көн дәвамында ул шактый җыелды! Тик, ничек кенә булмасын, безнең шәһәрдә күпләп яуган кар нәтиҗәләрен бетереү буенча тиешле чаралар үткәрелә. һәм тәү чиратта игътибар мөһим инфтраструктура объектларына юнәлтелә.

Мисалга, баш инженер Айдар Хәлиуллин белән сөйләшкәндә, шәһәр юлларында өч МТЗ һәм ике грейдер барлыкка килгән кар катламнарын чистарта иде, ике самосвал һәм төягеч Н.Нәҗми урамында икенче лицей янәшәсендә юлны киңәйтә.

Коммуналь хезмәт эшчәннәре начар һава торышына һәрвакыт әзер. Кимендә бер тәүлек алдан алар булачак явым-төшем турында белә һәм алга таба үз гамәлләрен планлаштыра. Төнге вакытта дежур водитель шәһәр урамна­рында кар көртләре булу-булмавын карап чыга. «Туктаусыз кар яуганда кардан патруль чистарту нәтиҗәле, коммуналь юл мшиналары барлык төп магистральләр буйлап үтә һәм автомобильчеләргә юл ача. Кар яву туктагач, юлларны тәртипкә китерүгә безнең 6 сәгать вакыт бар», - дип сөйли Айдар Фәнил улы. Әйткәндәй, бу тармакта аның тәҗрибәсе зур. Баш инженер вазифасында 20 елдан артык эшли.

Юлчылар юлларның хәвефле участокларына аерым игътибар бирә: бу юл чатлары, җәяүлеләр чыга торган урын­нар, төшү урыннары, үрләр. Аларны ком-тоз катнашмасы белән дә эшкәртергә онытмыйлар.

Бүгенге көндә биредә 80 нән күбрәк кеше эшли. Паркта 43 берәмлек техника бар, аларның 20 се - грейдерлар, самосваллар, төягечләр, шнекоротерлар һ.б. - кышын юл­ларны кардан тазартуга чыга. Өстәвенә, хезмәтләндерелгән юлларның озынлыгы елдан-ел арта. Бу шәхси секторның үсүе белән бәйле. Коммуналь хезмәт эшчәннәре әле кайчан гына 8 нче микрорайонны хезмәтләндерә башлаган кебек иде, инде 9 нчысы башланырга тора. Юлларны карап тоту­дан тыш, предприятие төзекләндерү белән дә шөгылләнә, бу - агачларны, куаклыкларны санитар кисү һ.б. Предпри­ятие ведомствосында шулай ук кунакханә, штрафстоянка, шәһәр зираты бар. Декабрьдә «Коммунальник» шәһәрне Яңа елга әзерләүдә актив катнашты.

Читайте нас: