Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2021, 14:20

Йомгаклау карары — «әйе»!

Шәһәр хакимиятендә йомгаклау җыелышы булды, анда безнең шәһәрнең Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мөмкинлеген карадылар.

Шәһәр хакимиятендә йомгаклау җыелышы булды, анда безнең шәһәрнең Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мөмкинлеген карадылар.

Йомгаклау җыелышына кадәр аргамаклылар зират коймасын яңарту файдасына үз сүзен әйткән иде. Бу юлы да шушы идеяне якладылар. Урындагы халык әйтүенчә, үзәк капкаларны алыштыру, зират террито­риясен биек булмаган профнастил белән әйләндереп алу, өстәмә кече капка эшләү таләп ителә.

Финанслау мәсьәләсендә шуңа тукталдылар: халыктан, бер йорт яки фатирга 350 сум исәбеннән 54100 сум күләмендә акча җыелачак. Шул ук вакытта муниципаль берәмлек бюджетыннан - 81600 сум. Халыктан һәм спонсорлардан акчалата булмаган өлеш республика суммасының 10 процентын тәшкил итәчәк.

Җыелышта катнашучылар арасыннан инициатив төркем сайланды, ул халыктан акча җыю һәм конкурс документларын әзерләү буенча эшләрне үз өстенә ала. Моннан тыш,аның бурычлары исәбенә мониторинг һәм эшләр барышы турында мәгълүмат җиткерү керә. Шуны онытмау мөһим, акчаларны конкурста җиңгәннән соң гына җыя башлаячаклар.

Откан очракта, торгаләр үткәргәннән соң, финанс­лар калырга мөмкин. Алар зират территориясендәге хуҗалык каралтысын төзекләндерүгә һәм инвентарь сатып алуга юнәлтеләчәк.

Аргамак авылында яшәүчеләр белән җанлы диа­логта шәһәр хакимияте башлыгы Илмир Гәрәев, аның урынбасары Данил Дәүләтов, хакимиятнең баш бел­гече Лилия Ямилева һәм 3 нче округ депутаты Радик Фазылов катнашты.

Читайте нас: