Традиция буенча, хәрби уку йортлары курсантлары каникулларга туган районына кайткач, хәрби комиссариатка барырга ашыга. Сез аларны билгеләнергә мәҗбүрлиләр яки башка сәбәп, дип уйлыйсыздыр. Юк, егетләр бирегә укулары турында сөйләргә, үзләренең казанышлары белән бүлешергә килә. Ә кирәк булган очракта, киңәш сорап килүләре дә мөмкин. Боларның барысы да, аларның туган районында ныклы тыл булудан.
Дамир Гыйззәтов искәрмә түгел. Советлар Союзы Маршалы С.М. Буденный исемендәге хәрби элемтә академиясе курсанты туган шәһәренә каникулга кайткан. Ул да, башка хәрби студентлар сыман, урындагы военкомат белән тыгыз элемтәдә тора.
Егет беренче курста укый. һәм аның беренче семестрдан алган тәэсирләре дә шактый җыелган. Академиядәге катгый көн тәртибе, казармадагы тормыш, курсантларга шәһәргә чыгарга рөхсәт иткән бердәнбер ял әле генә әти-әни яныннан киткән егетләргә күнегү өчен вакыт таләп итә. Калганнарына өченче гимназия чыгарылыш укучысы әзер була. Яхшы уку һәм бик яхшы физик әзерлек аңа уку процессына авырлыксыз кереп китәргә һәм тренировка режимын сакларга мөмкинлек бирә. Андый нәтиҗәләргә Дамир бер генә ел килмәгән. Ул максатчан рәвештә хәрби хезмәткә керергә әзерләнгән.
Хәрби һөнәрдән тыш, Дамир гражданлык һөнәрен дә алачак. Аның әтисе Марат Мирсәет улы, әнисе Оксана Владимировна һәм егетнең үзе өчен дә мондый перспектива бары тик шатлык кына, дип уйлыйбыз. Хәрби карьераны тәмамлаганнан соң, аларның уллары гражданкада эшләүне дәвам итә алачак.
Ел саен чыгарылыш укучыларының бер өлеше хәрби белгечлекләргә өстенлек бирә. Мөгаен, монда тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучыларының хезмәте бардыр. Чөнки алар мәктәп һәм хәрби комиссариат арасында бәйләүче звено булып тора. Әйткәндәй, нәкъ шул көнне, педагог Илнур Шәрифуллин тугызынчы сыйныф укучыларын беренче хәрби учетка басарга алып килгән. Бәлки, аларның берәрсе турында берничә елдан соң безнең яңа мәкалә булыр. Чөнки районда хәрби хезмәтне популярлаштыру буенча актив эш бара, ә хәрби һөнәрнең абруе үсә.
Фотода: Тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы И. Шәрифуллин,курсант Д. Гыйззәтов, хәрби комиссар И. Баһаветдинов.