Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2021, 15:30

Монда бакча булачак!

Үткен авылы халкы торак пунктның нәкъ үзәгендә сквер булдыру идеясе белән яши. Һәм бу идея ныклы юнәлеш ала. Баштарак Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның истәлеген мәңгеләштерү күздә тотыла иде.

Үткен авылы халкы торак пунктның нәкъ үзәгендә сквер булдыру идеясе белән яши. Һәм бу идея ныклы юнәлеш ала. Баштарак Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның истәлеген мәңгеләштерү күздә тотыла иде.

- Мондый уй бездә күптән бар иде, - дип сөйли инициаторларның берсе, Суккул урта мәктәбе укытучысы Рәсимә Мансур кызы Вәлиева. - Авылдашларның батырлыгын билгеләү, Җиңүне үз иңнәрендә якынайткан өлкән буынны хөрмәтләү һичшиксез, кирәк. Тик нинди формада? Ул һәйкәл булырмы, обелиск яки стеламы... Уй-ниятләр, дөресен әйтәм, «уңдырышлы туфракка» эләкте: нигездә бөтен яклардан да тәкъдимнәр килде. Берәүләр фикерен сүз белән җиткерде, икенчеләр социаль челтәрләрдә язды, бәхеткә, бездә ярыйсы күп тармаклы төркем бар. Һәм бу идея киңәйде, яңа контурлар алды.

Нәтиҗәдә, зурданрак тотынырга: Белоруссиядә геройларча һәлак булган кыю партизан Ихсанов Галим Камалетдин улының әти-әнисе йорты торган урында чын сквер булдырырга карар ителде.

Якташларының язмышы турында туган авылында озак вакыт берни дә билгеле булмый. Туганнары аны хәбәрсез югалган дип исәпли. Ул 1920 елда туган, Казанда сәүдә техникумын тәмамлаган. Яшь егетнең спорт белән мавыгуы аңлашыла. «Ворошиловский стрелок» билгесенә ия, Оборонага, авиация һәм химик төзелешкә булышлык итү җәмгыяте (ОСО- АВИАХИМ) әгъзасы. Шулай итеп, булачак герой бәхәссез рәвештә хәрби әзерлек алымнарын үзләштергән. Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясе сафына чакырылган.

Аннары сугыш башлана. Башта туганнарына кыска гына хатлары килә, ә аннары алар да туктала. Галим турында нигездә берни дә билгеле булмый. Бары тик үткән гасырның 70 нче елларында гына якташлары Галим Камалетдиновның хәрби батырлыклары турында белә.

Партизан отряды командирының туганы Н.Стукалов журналист Ф.Вахитов белән берлектә безнең район гәзитенең биш санында «Үлемсез- лек сукмагыннан» дигән очерк бастырды. Аннан белүебезчә, Галим хезмәт иткән хәрби подразделение Белостоктан ерак түгел генә урнашкан була. Совет яугирләре дошманга аяусыз каршылык күрсәтә, тик көчләр тигез булмый. Камауга эләгәләр. Үзебезнекеләр ягына чыга алалар. Һәм янә камау. Һәм фашистларның вак төркемнәре белән алышлар аша фронт линиясенә үтеп керәләр. Тик яралануы ары таба аңа үзебезнекеләргә таба хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирми. Сугышчылар канга баткан иптәшләрен авылларның берсендә калдырып китәргә мәҗбүр була.

Савыкканнан соң кыю яугир партизаннар белән элемтә булдыра. Отряд командиры Иосиф Стукалов һәм Галим Ихсанов камауга кадәр бер гарнизонда хезмәт иткән һәм бер-берсен шунда ук таныса да, баштагы мәлдә Галим Ихсановны отрядка шарт белән генә алалар.

«Син партизаннар сафына кабул ителдең һәм беренче задание алдың, - ди И.Стукалов командирларча үтемле итеп, - әле тыныч чакта авылда яшә, кайда-нәрсә икәнен белеш. Ә хәвеф килеп туса,урыныңны калдырып, Любинич МТС янындагы урманга килерсең».

Ары таба авторлар шулай яза: «Галим партизаннар янына үз коралы белән килә, Маслоловск гарнизоны, полиция участокла­ры һәм немец ялагайлары турында кыйммәтле мәгълүматлар җиткерә. Тәүге көннәрдә үк ул Лю­бинич урманы аның туган авылына, ә партизаннар туганнарына әверелүен тоя».

Партизаннар дошман подразделениеләренә һөҗүмнәр ясый, сатлык җаннарны һәм фашист­ларга астыртын ярдәм итүчеләрне җәзалыйлар, күперләрне һәм хәрби корал складларын шартла­талар. Болар хакында очеркта җентекләп язылган. Карательләр белән алышларның берсендә Галим үзенең отряд командиры Иосиф Стукалов белән бергә һәлак була. Бу 1943 елның 6 февралендәге вакыйга.

Якташыбыз туганнар каберлегендә җирләнгән, анда зур һәйкәл куелган, урындагы мәктәпнең пи­онер дружинасына аның исеме бирелгән.

Менә шулай, үткенлеләр сквер булдырырга һәм аңа, аңлаешлы сәбәпләр буенча, «Галим бакчасы» дип исем бирергә карар итте. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга нәкъ шушы урында һәйкәл кую күздә тотыла. Ташка бөтен фронтовикларның исемнәре уеп язылачак. Галим Ихсановка яңартылган һәйкәлне дә бирегә күчерергә ниятлиләр. Шунда ук авылдан чыккан данлыклы кешеләр: авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары, почетлы исем ияләре, фән эшлеклеләренең исемнәре язылган стела урнаштырылачак. Ә андыйлар аз түгел. Менә аларның берничәсе: Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Әкрам Фәтхетдинов һәм Илдар Хәмидуллин, медицина фәннәре докторы, профессор Мәснәви Мусин, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы, Шәһит Ходайбердин исемендәге республика премиясе лауреаты Фәнүз Хәбибуллин, бик күп Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия ярышларында катнашучы, танылган спортчы Кәрим Мөэминов һәм башка бик күпләр.

Мәйданның бер өлеше авылдашларның хәрби һәм хезмәт данына багышланса, калганы, күзаллаулар буенча, балалар һәм спорт мәйданчыкларына биреләчәк. Территорияне яшелләндерү эшләре башкарылачак, яктырткычлар куелачак.

Кыскасы, «Галим бакчасы» авыл халкы, балалар һәм килгән кунакларга уңайлы ял итү урыны була­чак. Авылда яшәүчеләрнең башлангычы «Ленин» токымчылык заводы-җәмгыяте җитәкчелеге һәм авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан да хуплау тапты.

Ә әлегә халык белән сөйләшү, җир бүлү, доку­ментлар тутыру, сугышта катнашучылар һәм авылның билгеле кешеләренең исемлекләрен ачыклау кебек таләп ителгән бөтен әзерлек эшләре бара.

Фотода: Инициатив төркем әгъзалары Үткен авылында яшәүчеләр белән сөйләшә.



Читайте нас: