Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2020, 18:00

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте 2020 елда 60 яшь белгечне эшкә алды

Структур бүлекчәләргә Уфа дәүләт нефть техник университетын, Көньяк-Урал дәүләт университетын, Уфа дәүләт авиация техник университетын, Ерак Көнчыгыш дәүләт элемтә юллары университетын, Уфа ягулык- энергетика колледжын һәм Канаш транспорт-энергетика техникумын тәмамлаучылар эшкә урнаштырылды.

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте 2020 елда югары һәм урта уку йортларын тәмамлаган 60 яшь белгечне эшкә алды. Структур бүлекчәләргә Уфа дәүләт нефть техник университетын, Көньяк-Урал дәүләт университетын, Уфа дәүләт авиация техник университетын, Ерак Көнчыгыш дәүләт элемтә юллары университетын, Уфа ягулык- энергетика колледжын һәм Канаш транспорт-энергетика техникумын тәмамлаучылар эшкә урнаштырылды.

Яшь белгечләр предприятиедә хезмәт юлын, нигездә, эшче һөнәрләрдән башлыйлар, бу аларга киләчәктә производствода эшләү өчен кирәкле тәҗрибә бирә. Коллективка кабул ителгән яшьләр нефть продуктлары чыгару станциясе операторы, товар, торба'үткәргеч линия операторы, автоматика һәм технологик җиһазлар буенча электромонтер, химик анализ лаборанты һ.б. белгечлекләр буенча эшкә кереште.

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятендә яшьләрне адаптацияләүгә ярдәм итүнең нәтиҗәле механизмы эшли: стажировка вакытында остаз билгеләнә, стажировка узу планы төзелә. Болар барысы да хезмәт күнекмәләрен тизрәк үзләштерергә, корпоратив мәдәнияткә кушылырга, һөнәри үсәргә ярдәм итә.

Предприятие кадрлар әзерләү өлкәсендә югары һәм урта уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, идарә аппаратының һәм компания филиалларының кадрлар хезмәте вәкилләре даими рәвештә Уфа дәүләт нефть техник университеты үткәргән һөнәри юнәлеш бирүче чараларда һәм вакантлы эш урыннары ярминкәләрендә катнашалар. 2020 елда бу чаралар онлайн-форматта узды. Югары уку йорты студентлары «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте үткәрә торган яшьләрнең фәнни - техник конференцияләрендә катнашалар, предприятие югары уку йортына матди-техник базаны үстерүдә ярдәм итәләр. 2016 елдан 2020 елга кадәр университетка кафедраларны ремонтлау, техник җиһазлау, лабораторияләр булдыру, фәнни әдәбият бастыру өчен 100 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Бүгенге көндә «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятендә 215 яшь белгеч эшли. Аларның күбесе, 148 кеше, Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаучылар.

Моннан тыш, предприятиедә булачак яшь белгечләр белән дә эш алып барыла. 2020 елда «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятендә йөздән артык югары уку йорты студенты практика узды. Мәсәлән, диплом алды практикасын узган студентлар (ә бу Уфа дәүләт нефть техник университетының 44 студенты һәм Төмән индустриаль университетының 7 студенты) җитештерү объектларын эксплуатацияләү эшләрендә катнаштылар, төп технологик процесслар һәм җиһазлар белән таныштылар, документлар белән эшләделәр, җитештерү объектларында планлы эшләр башкарганда күзәтүчеләр сыйфатында булдылар, шулай ук үзләренең диплом проектлары өчен материаллар җыйдылар.

Тагын 50 студент, (шул исәптән Уфа дәүләт нефть техник университетыннан 49 студент һәм Губкин исемендәге Русия дәүләт нефть һәм газ университетыннан 1 студент) предприятиедә җитештерү практикасын узды: технологик процесслар һәм норматив-техник документлар турында мәгълүмат алдылар, «Транснефть» акционерлар җәмгыятенең корпоратив мәдәнияте белән таныштылар, курс эшләрен әзерләү өчен материаллар әзерләделәр.

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятенең җитештерү объектларында практика үткәндә практика җитәкчесе һәм остаз билгеләнә. Предприятиенең җаваплы белгечләре практикантның эшен контрольдә тоталар, эш урынында биремнәрне үтәгәндә булышалар, җитештерү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр, шулай ук предприятиедә адаптация һәм һөнәри даирәне киңәйтүдә ярдәм итәләр.

Практика вакытында коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча барлык таләпләр үтәлгән, шәхси саклану чаралары кулланылган, социаль дистанцияне үтәү тәэмин ителгән.

Читайте нас: