Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2020, 16:40

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте 2020 елда 2,9 мең км магистраль торбаүткәргечләргә диагностика эшләре башкарды

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте 2020 елда магистраль торбаүткәргечләрнең линия өлешендә гомуми озынлыгы 2,9 мең км булган 41 участокка диагностик тикшерү үткәрде.

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте 2020 елда магистраль торбаүткәргечләрнең линия өлешендә гомуми озынлыгы 2,9 мең км булган 41 участокка диагностик тикшерү үткәрде.

Торбаүткәргечләргә диагностика үткәрү өчен «Транснефть- Диаскан» акционерлар җәмгыяте эшләгән һәм җитештергән торба эчендәге инспекция приборлары файдаланылды. Бу корылма төрле физик принциплар куллануга нигезләнде (ультратавышлы, магнитлы һәм катнаш дефектоскоплар кулланылды) һәм торбаүткәргечләр торышына һәрьяклы бәя бирү мөмкинлегенә ия.

Магистраль торбаүткәргечләрнең су киртәләре белән кисешкән урыннарның торышын бәяләү буенча эш кысаларында елгалар һәм кече сулыклар аша гомуми озынлыгы 196 км булган 296 су асты кичүе тикшерелде.

Линия өлешендә чистарту һәм диагностика средстволарын җибәрү-кабул итүче 11 камерага диагностика үткәрелде, резервуар паркларында нефтьне һәм нефть продуктларын саклау өчен гомуми сыйдырышлыгы 345 мең кубометр булган 31 резервуар тикшерелде.

Производство куәтләренә диагностика - нефть һәм нефть продуктларына торбаүткәргечләр белән транспортлау системасының ышанычын арттыруның мөһим шарты, «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте производство объектларының сәнәгать һәм экологик хәвефсезлеген тәэмин итүдә хәлиткеч фактор. Үткәрелгән диагностика нәтиҗәләре буенча ремонт эшләрен башкару планы эшләнде.

Читайте нас: