Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2020, 18:30

Кышкы фантазия

19 декабрьдә Әңгәсәк урта мәктәбендә тематик суббота кысаларында, кардан сын­нар ясау буенча иҗат шимбәсе үткәрелде.

19 декабрьдә Әңгәсәк урта мәктәбендә тематик суббота кысаларында, кардан сын­нар ясау буенча иҗат шимбәсе үткәрелде.

Тик быел, башка күп чаралар кебек үк, ул дис­танцион форматта узды. Мондый формада уздыруга карамастан, 1-11 сыйныфларның барлык укучылары әти-әниләре белән бергә актив катнашты һәм йорт яны,ишегалды территорияләрен төрле кар сыннары белән бизәделәр, аларга яңа ел күренеше бирделәр.

Балаларның фантазиясе чиксез булып чыкты, фотоотчетларда ел символыннан алып, сөйкемле кар бабайлары сыннарына кадәр бар иде. Мәктәп ад­министрациясе әлеге чарада актив катнашучыларга рәхмәт белдерә. Әңгәсәк урта мәктәбе укучылары эшләгән ел символы барыбызга да уңыш һәм иминлек китерсен!

Читайте нас: