Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2020, 14:00

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте Кутерем авылында сәнгать мәктәбе өчен музыка уен кораллары сатып алырга ярдәм итте

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте Кутерем авылында сәнгать мәктәбе өчен музыка уен кораллары сатып алуда хәйрия ярдәме күрсәтте. Кутерем урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында ачылган уку йоты өчен пианино, баян һәм ике гитара сатып алынды.

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте Кутерем авылында сәнгать мәктәбе өчен музыка уен кораллары сатып алуда хәйрия ярдәме күрсәтте. Кутерем урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында ачылган уку йоты өчен пианино, баян һәм ике гитара сатып алынды.

Яңа уен кораллары кайтару укытучыларга да, балаларга да яңа офыклар ачты. Атап әйткәндә, пианино булу сольфеджио буенча занятиеләр башлаудан тыш, фортепиано занятиеләре өчен әзерлек төркеме җыярга да мөмкинлек бирде. Яңа төркемдә занятиеләр бик тиздән - 2021 елның гыйнварыннан эшли башлаячак. Инструментлар сайлаганда уку йортының үзенчәлеге дә исәпкә алынды. Мәсәлән, яңа баян яшь музыкантлар өчен махсус булдырылган: мөмкинлекләре буенча ул өлкән башкаручыларныкыннан һич тә калышмый, ә аңарда уйнарга хәтта беренче сыйныф укучысы да өйрәнә ала. Мәктәпкә йөрүчеләр да тиз арада артты: аңа өстәмә рәвештә берничә дистә укучы язылган.

Сәнгать мәктәбе эшләп килгән Кутерем авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенә «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятенең бу беренче генә ярдәме түгел. Атап әйткәндә, «Транснефть» компаниясенең мәктәптә белем бирүне үстерүгә юнәлтелгән корпоратив программасы кысаларында биредә төгәл фәннәр - физика, химия, математика һәм информатика класслары ремонтланган һәм яңа лаборатор корылмалар белән җиһазланган иде.

Читайте нас: