Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2020, 17:58

Район гәзитеннән башка булмый

Мухаметьяновлар гаиләсе өчен район гәзите актуаль мәгълумат чарасы булып кала.

Мухаметьяновлар гаиләсе өчен район гәзите актуаль мәгълумат чарасы булып кала.

- Һәр ел саен язылабыз, - ди Михаил Мухаметьянович. - Бала чактан хәтерлим, безнең гаиләдә аны һәрчак укыдылар. Гәзит ярдәмендә район тормышыннан хәбәрдарбыз.

Ул үзе гәзитне «Ленин байрагы» дип аталган чордан, яшь чагын­нан ук, алдыра. Аңардан башка Уфадан «Советская Башкирия», Йошкар-Оладан - «Марий Коммуна», «Ончыко» («Алга») һәм башка басмаларга язылган.

Михаил Мухаметьянов Чарлак авылында туып үскән. Авыл мәктәбен тәмамалап, Николо-Березовкада механизатор һөнәре алган. Туган колхозында эшләгәч, ике ел Мәскәүдә армия хезмәтен үтә. Туган ягына кайтып, озак еллар «Танып» һәм Свердлов колхозларында чылбырлы тракторда эшли.

Тормыш иптәше Зоя Ильясовна Уфада туган. Чарлакта үскән. Сыер савучы булган, мәктәптә эшләгән. Ире белән биш бала үстергәннәр. Алар күптән инде тормышта үз урыннарын тапканнар. Нефтекама һәм Екатеринбург шәһәрләрендә яшиләр.

Михаил һәм Зоя Мухаметьяновлар хәзер хаклы ялда. Бакчада җиләк-җимеш үстерәләр. Сарык һәм кош-корт тоталар. Кызганычка каршы, бүгенге авылда, олы яшьтә, сыер асравы авыр.

Алар цивилизациянең заман казанышларын - телевизор, телефон, компьютерны - теләп кулланалар. Шул ук вакытта, мәгълүматның традицион чараларын да онытмыйлар: «Юлдаш» һәм «Чулман» («Кама») гәзитләрен алдырып укыйлар.

Читайте нас: