Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2020, 18:45

Дүртөйле егете фәнни ротада

24 яшьлек Марат Нәбиев безнең районнан беренче булып, «ЭРА» Хәрби инновацион технополисына юлланды. Ул Казан Федераль университетын «Фундаментальная информатика и информационные технологии» белгечлеге буенча тәмамлаган, фәнни мәкаләләре бар һәм уртача баллы 4,5 тән ким түгел.

24 яшьлек Марат Нәбиев безнең районнан беренче булып, «ЭРА» Хәрби инновацион технополисына юлланды. Ул Казан Федераль университетын «Фундаментальная информатика и информационные технологии» белгечлеге буенча тәмамлаган, фәнни мәкаләләре бар һәм уртача баллы 4,5 тән ким түгел.

Русиянең иң яхшы югары уку йортларының «отличниклары» гына «ЭРА» технолополисында хезмәт итә. Якташыбыз Марат та алар исәбенә эләккән. Егет, үзе сөйләвенчә, фәнни ротада хезмәт итү мөмкинлеге турында танышыннан ишеткән һәм шунда ук кызыксына башлаган. Озак уйлап тормыйча, заявка биргән, әңгәмә үткән һәм тиздән уңай җавап алган. Әйткәндәй, «ЭРА» «элита российской армии» дигәнне аңлата. Технополис Кара диңгез буенда, Анапада урнашкан. Солдатлар анда ике кешелек бүлмәләрдә яши. Илне төрле һөҗүмнән саклаучы эшләр белән шөгыльләнәләр. Реаль булырдай да, виртуаль киңлектәгесендә дә.

Булачак «эровчы» Суккул авылында туган, икенче лицейны алтын медальгә тәмамлаган. Хәзер әйтүенчә, мәктәп елларында ук төгәл фәннәргә тартылган, төрле олимпиадаларда катнашкан, призлы урыннар алган. Университетта сайлаган юнәлеше буенча шөгыльләнүен дәвам иткән, конференцияләрдә катнашкан, фәнни мәкаләләр яза баш­лаган. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлавы да гаҗәп түгел. Нәкъ шушы уңышлары Маратка технополиска кергәндә ярдәм иткән.

«Безнең егет армия хезмәтен фән белән бергә алып бару мөмкинлеге мисалын күрсәтә. Ул үзе технополиска заявка җибәргән, җитди сайлап алу үткән, аның нәтиҗәләре буен­ча безнең хәрби комиссариатка Генераль штабтан Марат Нәбиевны фәнни ротага хезмәткә алырга дигән күрсәтмә килде», - дип сөйли Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Илгиз Баһаветдинов. Әлеге вакытта РФ Кораллы көчләрендә 4 - фәнни- производство һәм 17 фәнни рота бар, шуларның 5 се - «ЭРА» Хәрби инновацион технополисында. Бу - программалаштыру, инженерлык технологияләрен эшләү мәсьәләләрендә - эли­та, медицина һәм химик юнәлешләр бар. Кагыйдә буларак, егетләр хезмәтне контракт буенча дәвам итә. Офицерлар булалар һәм ары таба үз идеяләрен тирәнтенрәк эшләү белән шөгыльләнәләр, бу эшкә гомерләрен багышлыйлар.

Башкортстан фәнни роталарга җибәрү буенча лидерлар исәбендә. Алты ел дәвамында җитмештән күбрәк кеше җибәрелгән. Быел республикадан янә дүрт кеше алар исәбенә кушылган.

Читайте нас: