Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2020, 18:55

Уфада республиканың өлкән нефтьчесе арабыздан мәңгелеккә китте

Профессионал берләшмә һәм бөтен республикабыз зур югалту кичерде: 98 яшендә Уфада республиканың өлкән нефтьчесе, Урал- Себер магистраль нефтьүткәргечләр Идарәсенең (хәзер «Транснефть - Урал») элекке җитәкчесе Әхәтов Шәүкәт Нурлыгаян улы вафат булды.

Профессионал берләшмә һәм бөтен республикабыз зур югалту кичерде: 98 яшендә Уфада республиканың өлкән нефтьчесе, Урал- Себер магистраль нефтьүткәргечләр Идарәсенең (хәзер «Транснефть - Урал») элекке җитәкчесе Әхәтов Шәүкәт Нурлыгаян улы вафат булды.

Шәүкәт Әхәтов тормышта авырлыклар күп булуын кече яшьтән үк белә: гаиләнең бердәнбер туйдыручысы булып калганда, аңа ун яшь тә тулмаган була. Һәм нәкъ шул чорда аның характеры ныгый: бернигә дә карамастан, ул мәктәпне яхшы тәмамлый, аннары Грозныйда рабфакта укый. 1947 елда ул, инде Мәскәүнең Губкин исемендәге институтын тәмамлап, туган Башкортстанга кайта. Аның БАССРдагы беренче Туймазы - Уфа магистраль нефтьүткәргечендә (анда ул техник күзәтчелек инженеры буларак, практика үтә) эшләү тәҗрибәсе була, һәм Әхәтов, моның республикадагы, аннары инде илдәге бөтен нефть өлкәсе үсешендә нинди зур роль уйнавын аңлап, үзенең белемен һәм көчен торбаүткәргеч транспортында эшләүгә багышларга тели.

Берничә ел Шәүкәт Әхәтов Уфа нефть фәнни-тикшеренү институтында эшли, тик 1952 елда, Башкортстан товар-транспорт идарәсенә («Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте элек шулай аталган) эшкә килә, тармакта бөтенләйгә калырга дип килә. Аның белеме, энергиясе, искиткеч эшкә сәләтлелеге һәм шундый зур таланты производствога һава кебек кирәк була һәм Шәүкәт Әхәтов үзенең туганга әверелгән предприятие белән бергә үсә, күтәрелә. 1964 елда ул инде баш инженер, 1970 елда Урал-Себер нефтьүткәргечләр магистрале идарәсе начальнигы була, үзенең остазы һәм өлкән иптәше, предприятиенең беренче җитәкчесе Давыд Александрович Черняевның эшен дәвам итә. Бу гаять зур төзелешләр чоры, Урал һәм Себернең магистраль торбаүткәргечләр системасының көчле үсеш алган вакытлары. Алар арасында Усть-Балык - Курган - Әлмәт магистраль нефтьүткәргече аерым урын алып тора, ул бүген дә илдә иң эре предприятие булып кала. Курганнан Әлмәткә кадәр участокта төзелешкә персонал җитәкчелек Шәүкәт Әхәтовка йөкләтелә. Магистраль вакытыннан алда тапшырыла, ары таба шундый ук Нижневартовск - Курган - Куйбышев нефтьүткәргече кебек.

Яхшы белгеч, талантлы җитәкче һәм производствоны оештыручы Шәүкәт Әхәтов күп уйлап табулар һәм эшләр авторы була: атап әйткәндә, Башкорт дәүләт университеты галимнәре белән берлектә, эшкәртелмәгән һәм тоздан арындырылган нефтьне бер нефтьүкәргеч буенча аерым транспортлау технологиясе эшләнә. 1983 елда пенсиягә чыккач, ул фән белән тыгыз бәйләнешне саклый: 12 ел дәвамында нефть университетының нефть һәм газны транспортлау һәм саклау кафедрасында укыта. Шәүкәт Әхәтов торбаүткәргечләргә яңа изоляцион өслекләр эшләү һәм кертүдә катнашкан өчен СССР Министрлар Советы премиясенә лаек була. Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры, «Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 еллыгын билгеләү уңаеннан», «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Башкорт АССРның атказанган нефтьчесе, СССРның почетлы нефтьчесе, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты.

Ул барысын да булдыра, аның кулыннан бөтен эш тә килә. Тик бу уң килү яки уңыш нәтиҗәсе түгел, бәлки көндәлек зур хезмәт җимеше. Шәүкәт Әхәтов менә дигән гаилә башлыгы һәм үзенең яхшы сыйфатларын балаларына бирә алган менә дигән әти дә булды. Производство ветераннары да, Шәүкәт Нурлыгяан улы белән бергә эшләү бәхете тигәннәр барысы да аны игътибарлы, хәтта иң авыр минутта да илһамландыра, дәртләндерә белүче буларак искә ала. Аны шуның өчен яраттылар һәм хөрмәт иттеләр.

Шәүкәт Әхәтов, бәхет - ул җиңә белү, хәтта иң авыр чакта да, «булдыра алмый» аша җиңү, дия иде. Бәхет - ул җирдә үз эзеңне калдыру. Шәүкәт Нурлыгаян улы үзен белгән һәм яраткан һәркемнең йөрәгендә, хәтәрендә, күңелендә үз эзен калдырды.

Читайте нас: