Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2020, 17:25

Кызлар һәм малайлар янә бертигез

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча ноябрьдә районда 36 бала дөньяга килгән. Кызлар һәм малайлар бертигез - 18 әр. Тугызы - әниләренең беренче сабые, уникесе - икенче.

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча ноябрьдә районда 36 бала дөньяга килгән. Кызлар һәм малайлар бертигез - 18 әр. Тугызы - әниләренең беренче сабые, уникесе - икенче. Унбер әнинең - өченче, ике әнинең дүртенче сабые туган. Бер бала әти-әнисенең бишенче нарасые. Бүгенге катлаулы вакытта үзенең алтынчы баласына гомер бүләк иткән кыю әни дә бар. Бала табучыларның өчесе - ялгыз әни.

Радель, Саид, Айсар, Осман - әти- әниләрнең улларына кушкан сирәк исемнәр шундый.

Мия, Амира, Айсель - яңа туган кызларның кайберләренә безнең яклар өчен ярыйсы экзотик булган исемнәр кушканнар.

Ноябрьдә теркәлгән 10 никахка 17 аерылышу туры килә. Үткән айда ЗАГС бүлегендә 84 үлем теркәлгән.

Читайте нас: