Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2020, 13:05

Бәйрәм килә безгә

Районда кышкы бәйрәмгә әзерлек тулы куәтенә бара. Сүз уңаенда, быел эпидемиологик хәл катлау­лы булу сәбәпле, шәһәр буенча яңа ел чыршыла­ры санын арттыру карар ителде.

Районда кышкы бәйрәмгә әзерлек тулы куәтенә бара. Сүз уңаенда, быел эпидемиологик хәл катлау­лы булу сәбәпле, шәһәр буенча яңа ел чыршыла­ры санын арттыру карар ителде. Мондый адым бер урында күп кеше туплануын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк, һәм шул ук вакытта район халкына, быел барыбызга да кирәк булган, чын бәйрәм бүләк итәчәк.

Урман чибәркәйләре, кышкы шәһәрчекләр район Мәдәният сарае һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе стадионы территорияләрен бизәячәк. Бәйрәм утлары 1-Май урамының 1, 10а, 13, 13а санлы йортлары, Зарипов урамының 7 һәм Зәйлалов урамының 2 санлы йорт ихаталарында, шулай ук шәһәрнең азкатлы төзелеш микрорайоннарында кабыначак. Тагын бер чыршы өченче «Гнездышко» балалар бакчасы һәм өченче гимназия арасында урнашачак. Традиция буенча, яңа ел инсталляцияләре, сәүдә үзәкләре алдында һәм авыл биләмәләре территорияләрендә барлыкка киләчәк.

Яңа ел мәйданчыклары бәйрәмчә бизәлеш белән үрелеп барачак. Балалар һәм зурларны сөендереп лабиринтлар, тау­лар, боз фигуралары, зур курчаклар, яктылык композицияләре булачак. Кышкы шәһәрчек Мусин урамындагы үзәк китапханә мәйданында да үз ишекләрен ачачак.

Тиздән шәһәр урамнары яктырткычлар белән бизәләчәк, учреждение, предприятие һәм оешмаларның административ биналары бәйрәмчә төс алачак.

Читайте нас: