Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2020, 17:00

Нефтепроводчылар Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы истәлекне мәңгеләштерергә ярдәм итте

Черкассы поселогында Уфа районында туган өч кеше - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Советлар Союзы Геройлары Ф.М.Косолапов һәм П.А.Кулаков, шулай ук Дан орденының тулы кавалеры М.А.Едренкин турындагы истәлекне мәңгеләштерделәр. Биредә яшәүчеләр якын киләчәктә авылда парк төзүне планлаштыра һәм Геройлар аллеясы бу паркта үзәк урынны алып торачак.

Черкассы поселогында Уфа районында туган өч кеше - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Советлар Союзы Геройлары Ф.М.Косолапов һәм П.А.Кулаков, шулай ук Дан орденының тулы кавалеры М.А.Едренкин турындагы истәлекне мәңгеләштерделәр. Биредә яшәүчеләр якын киләчәктә авылда парк төзүне планлаштыра һәм Геройлар аллеясы бу паркта үзәк урынны алып торачак.
Фронтовикларның бронза бюстларын урнаштыру Аллеяны төзүдә тәүге мөһим адым булды. Апарны эшләтүдә ярдәм күрсәтүне сорап, Черкассы авыл Советы хакимияте, районның икътисади, мәдәни һәм иҗтимагый тормышына, аның тотрыклы үсешенә саллы өлеш кертүче «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итте. Предприятие инициативаны хуплады һәм бюстларны ясаудан алып, монтажлауга кадәр эшләрнең тулы комплексын финанслау өчен миллион сумлыкка якын хәйрия ярдәме күрсәтте. Сугышта катнашучыларның бюстлары художестволы коеп ясау алымы белән башкарылган, бетон-кирпеч постаментлар гранит белән бизәлгән. Таблицаларда геройларның исемнәре һәм яшәгән еллары граверлап язылган.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәйкәлләрен ремонтлауда һәм төзекләндерүдәге ярдәм «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте хәйрия эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләү елында предприятие үзе эш алып барган төбәкләрдә дистәдән күбрәк һәйкәл һәм мемориаль комплексларны тәртипкә китерергә ярдәм итте.
Белешмә өчен:
Косолапов Филипп Макарович, Советлар Союзы Герое
2 нче гвардия истрибительләр авиаполкының эскадрилья командиры (1 нче һава армиясе). 300 гә якын очыш башкарган, үзе - 11 һәм төркемдә 9 самолетны бәреп төшергән.
Кулаков Петр Афанасьев, Советлар Союзы Герое
598 нче артиллерия полкының орудие командиры (3 нче Белоруссия фронты). 1944 елның июлендә Неман елгасының сул ярында (Белоруссия) П.Кулаковның артиллерия расчеты 5 дошман танкының контратакасын кире каккан һәм шуларның 3 сен юк иткән, шул ук алышта П. Кулаков артиллеристлары 3 орудиене һәм дошманның 100 гә якын солдатын тар-мар иткән.
Едренкин Михаил Акимович, Дан орденының (өч дәрәҗә) тулы кавалеры
35 нче штурм инженер-сапер батальоны саперы (1 нче Украина фронты). Орденнар белән ул әһәмиятле юлларны миналау буенча уңышлы эш итүе, дошманның ут нокталарына разведка һәм күп күләмдә миналарны зарарсызландыру, совет гаскәрләренең Одер елгасы аша чыгуын тәэмин иткән өчен бүләкләнгән.
Читайте нас: