Юлдаш
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2020, 18:05

«Чакмагыш» станциясендә яңа резервуар эксплуатациягә тапшырылды

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте Башкортстан Республикасы Чакмагыш районында «Чакмагыш» линия-производство диспетчерлык станциясендә нефть саклау өчен 5 мең кубометр сыйдырышлы резервуарны реконструкциядән соң файдалануга тапшырды.

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте Башкортстан Республикасы Чакмагыш районында «Чакмагыш» линия-производство диспетчерлык станциясендә нефть саклау өчен 5 мең кубометр сыйдырышлы резервуарны реконструкциядән соң файдалануга тапшырды.

Резервуарның биеклеге 12 метрга якын, диаметры - 23 метр. Эшләр барышында гомуми авырлыгы 122 тонна булган металл конструкцияләр тулысынча алыштырылган, 3 мең кв. метрдан күбрәк мәйданда тышкы һәм эчке өслекләр коррозиягә каршы махсус эшкәртелгән. Сыешлыкны тоташтыру өчен гомуми озынлыгы 124 метр булган технологик торбаүткәргечләр төзелгән. Экологик хәвефсезлекне тәэмин итү максатында резервуар углеводородларның парлануын булдырмаучы алюминий понтон белән җиһазланган. Резервуар паркны һәм янгын сүндерүне автоматлаштыру * системаларына тоташтыру башкарылган.

730 кв. метрдан күбрәк мәйданда саклык корылмасы төзелгән, резервуар астындагы вак таш катламы алыштырылган. Сыешлык янына хәвефсез килү өчен 900 кв метрга якын юл булдырылган.

Үткәрелгән монтаж эшләренә берничә ысул кулланып (визуаль-үлчәү, ультратавыш, радиографик, капилляр, вакуумлаштыру) башкарылган контроль йомгаклары буенча резервуарның барлык конструкцияләре һәм системаларының да файдалануга әзерлеге расланды. 48 сәгать дәвамында йөкләнеш астында үткәрелгән гидросынаулар сыешлыкның герметиклыгын, металл конструкцияләрнең ныклыгын һәм понтонның эшкә сәләтлелеген күрсәтте.

Эшләр «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте техник кабат коралландыру һәм реконструкция программасы кысаларында торбаүткәргеч транспорты объектларының хәвефсез һәм ышанычлы эшләвен тәэмин итү максатында башкарылды.

Читайте нас: