Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2020, 19:00

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте: халыклара стандартлар буенча эшлибез

«Транснефть-Урап» акционерлар җәмгыятенең төп офисы Уфада урнашкан булуга карамастан, производство объектлары күрше төбәкләрдә дә эшли. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсендә урнашкан объектларның тышкы аудиты йомагаклары буенча, хезмәт иминлеген саклау, экология һәм энергияне саклау өлкәсендә менеджмент системалары халыкара стандартлар таләпләренә тулысынча җавап бирә. Хезмәт иминлеген саклау өлкәсендә системалы һәм планлы эш төзелгән, шуңа да, реализацияләнгән барлык чаралар да югары нәтиҗәлелек күрсәтә.

Аннан тыш, экспертлар раславынча, «Транснефть-Урал» энергоменеджмент өлкәсендә ягулык-энергетика ресурсларын максатлы куллану күрсәткечләрен үти, монда исә энергияне куллану, тәү чиратта, нефть һәм нефть продуктларын кудыруның оптималь режимнарын сайлау нәтиҗәсендә кими.
Акционерлар җәмгыяте шулай ук табигатьне саклау чараларын да уңышлы гамәлгә ашыра. Мисалга, үзләре булган төбәкләрдә су биологик ресурсларын ясалма рәвештә кабат җитештерүне даими нигездә башкара.
Экспертлар предприятиенең менеджмент системаларының нәтиҗәлелеген һәм экология системасының гамәлдәге ISO 14001:2015 стандартына яраклылыгын раслады. Шулай ук, хезмәт иминлеген саклауга идарә итү системасы һәм энергоменеджмент системасының ISO 45001:2018 һәм ISO 50001:2018 яңа халыкара стандартларына яраклылык сертификаты бирү турында алдан заключение бирелде. Шул ук вакытта аудиторлар аудитта катнашкан «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте һәм аның Чиләбе филиалы идарә аппараты эшчәннәренең һөнәри осталыгы югары дәрәҗәдә булуын һәм яңа стандартларга күчү буенча документлар тутыруның сыйфатын билгеләде.
Халыкара стандартларны гамәлгә кертү уңаеннан эчке аудиторларны укытуга, аудитларны планлаштыру һәм үткәрүгә, аларның нәтиҗәләрен предприятие җитәкчелеге тарафыннан анализлауга аерым игътибар бирелде. Персоналдан интервью алу актив үткәрелде.
Менеджмент системалары «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте идарәсе гомуми системасының аерылгысыз өлеше булып тора, аларның эшләве һәм стандартлар таләпләренә яраклылыгы ел дәвамында эчке аудит кысаларында контрольдә тотыла, аларның нәтиҗәләрен акционерлар җәмгыятенең Координацион советы бәяли.
Читайте нас: