Грипп хәзер куркыныч авыру булып тоелмый, чөнки ул контрольгә алынган һәм вакцина уйлап табылган. Бу авыру үзенең өзлегүләре белән куркыныч. Авырудан саклану өчен иң нәтиҗәле ысулларның берсе - вакытында прививка ясау. Ул Русиянең профилактик прививкалар милли календарена керә. Ел саен барлык теләүчеләр дә вакцинация ясата, әмма, кемгә әлеге прививка мәҗбүри булган аерым категорияләр бар. Алар - медицина һәм мәгариф учреждениеләре, транспорт эшчәннәре, балалар, 60 яшьтән өлкән кешеләр.
Гриппка каршы прививканы кайда ясарга?
Вакцинация поликлиникаларда үтә. Препарат иньекция рәвешендә кулбаш мускулына кадала. Кайбер вакциналарны борынга тамызалар яки сиптерәләр. Гадәттә, Русиядә җитештерелгән вакциналар бушлай бирелә, ә чит илнекен эшләргә теләгән очракта, өстәмә түләү кирәк булырга мөмкин. Процедурага әзерләнергә кирәкми - иң мөһиме, башка авырулар, хәтта салкын тию билгеләре булмасын.
Гриппка каршы прививка күпме вакытка кадәр тәэсир итә?
Гриппка каршы прививкадан соң иммунитет озакка бармый. Гадәттә, ул бер сезонга гына җитә - киләсе елда сакламаячак. Бары 20 - 40% очракта гына гриппка каршы элекке прививка ярдәм итәчәк. Бу вирусның табигатьтә юга ры үзгәрүчәнлеге белән бәйле, ул даими рәвештә үзгәреп тора. Шуңа күрә ел саен вакцинация үткәрелә, монда исә агымдагы сезонның яңа прививкалары гына кулланыла. Вакцинация - һичшиксез, профилактиканың нәтиҗәле чарасы, тик кеше прививка ясаткан вирус штаммнарына карата гына. Ягъни, гриппка каршы прививка ясату, кешене башка респиратор вируслардан саклаулы дигән сүз түгел. Шуңа күрә эпидемиологик чорда өстәмә саклану чаралары күрү зарур.
Русиядә гриппка каршы нинди прививкалар бар?
Бездә үзебездә эшләгән даруларга ышанмау традициясе барлыкка килде, еш кына чит ил прививкасы яхшырак, дип исәплиләр. Тик нәкъ менә үзебезнең вакциналардан файдаланучылар саны елдан-ел арта, шул ук вакытта грипп белән авыру күрсәткече түбәнәя. Бу чит илнекеннән берни белән дә аерылмаган үзебезнең вакциналарның югары нәтиҗәлелеге турында сөйли. Язгы-көзге чорда медицина оешмаларына Русия һәм чит ил компанияләреннән вакциналар кайта. Русиядә, нигездә, Грипповак, Ваксигрип, Бегривак, Агриппал S1, Гриппол, Гриппол плюс, Инфлювак, Флюарикс, Инфлексал V препаратлары кулланыла. Мондый прививкалар барлыгы ике дистәгә якын теркәлгән.
Гриппка каршы прививкадан соң нинди өзлегүләр булырга мөмкин?
Прививка урынында кечкенә реакция, кызару булырга мөмкин, кайчагында температура бераз күтәрелә, баш авырта. Тик хәтта мондый реакция дә сирәк - прививка ясатканнарның якынча өч процентында булырга мөмкин. Вакцинациягә үз вакцинаң белән килергә мөмкинме? Нәкъ менә вакцинаның хәвефсезлегендә барлык транс- портлау һ.б. кагыйдәләр үтәлгән очракта гына ышаныч булганга күрә үз вакцинаңны сатып алып килүнең кирәге юк. Аның сыйфаты начар булырга мөмкин. Медицина учреждениесендә дөрес сакланганы күпкә ышанычлырак. Әлеге учреждениеләрнең күбесе шушы сәбәп аркасында, кешеләр алып килгән прививканы ясаудан баш тарта.
Вакцинаның тәэсире кайчан башлана?
Гриппка каршы «саклау» прививкадан соң ук эшли башламый. Башта иммун системасы вакцинаның компонентларын таный, бу ике атна чамасы вакытны ала. Иммунитет барлыкка килгәнгә кадәр, вакцинаның тәэсире башланганчы, грипп белән чирләмәс өчен, элеккечә, авыру йоктырган кешеләр белән аралашмаска һәм өстәмә профилактика алымнарын кулланырга кирәк. Ф.Фазлытдинова, район үзәк дәваханәнең медицина профилактикасы буенча табибы.