Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2020, 13:40

Планшет - күпбалалы гаиләгә, бүләкләр - конкурста җиңүчеләргә

Район хакимиятенең кече залында районның иң яхшы кадетларының берсенә планшетлы компьютер тапшырдылар. Шулай ук «Язгы тамчылар» район конкурсын­да җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

Район хакимиятенең кече залында районның иң яхшы кадетларының берсенә планшетлы компьютер тапшырдылар. Шулай ук «Язгы тамчылар» район конкурсын­да җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

Пандемия янә үз төзәтмәләрен кертте. Кайбер укучыларга дистанцион укуга кабат кайтырга туры килде, ә яшь талантларның традицион конкурсы соңгарак күчерелде һәм беренче тапкыр онлайн форматта үтте.

Дүртенче урта мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Рамазан Ищановка хәзер дәресләргә әзерләнү һәм яңа материалны үзләштерү күпкә уңайлырак булачак. Чөнки аның кулында яңа планшет һәм мәктәп материалын үзләштерүдә ярдәмгә гаджетларның заманча мөмкинлеге. Ищановлар гаиләсе өчен бүләк бик урынлы һәм биквакытлы. Рамазаннан башка гаиләдә тагын өч бала тәрбияләнә, ә за- ман яңа таләпләр куя укуны уңышлы алып бару өчен һәркайсына интернетка һәм заманча технологияләргә керү мөмкинлеге таләп ителә. «Өйдә укырга ярдәм ит» акциясе һәм «Бердәм Русия» партиясе ярдәмендә бу җәһәттән янә бер гаиләдә әлеге мәсьәлә буенча проблема кимеде.

Килеп туган хәл «Язгы тамчылар»да кат­нашкан укучылар арасында иң яхшыларны ачыклау өчен дә киртә була алмады. Шәһәр һәм районның 36 белем бирү учреждение­се һәм иҗади коллективларыннан 500 дән күбрәк конкурсант үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлегенә ия булды. Сүз уңаеннан, быелгы конкурс үз тарихында исәп буен­ча 30 нчы булды. Сәләтле балалар белән эшләүнең әлеге системасы район белән генә чикләнми - 2003 елдан конкурс республика дәрәҗәсендә старт алды.

Быел өч номинациядә җиңүчеләр - Гран при ияләре билгеләнде. «Вокал» номинациясендә Миядек авылы мәктәбе укучысы Вален­тина Ахметгареева җиңү яулады, «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә - «Өмет йол­дызлары» иҗат коллективы. Алар барысы да җитәкчеләре Индира Шаяповада тәрбияләнә. «Хореография» номинациясендә «Ак димгел» үрнәкле хореографик ансамбле лидер булды. Җитәкчеләре Әлифә Әхмәтгалиева һәм Альбина Әфләтунова.

Җиңүчеләр район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов кулыннан лаеклы бүләкләр алды. Ул аларга яңа иҗади уңышлар, оптимизм, ирешелгәннәр белән чикләнеп калмыйча, яңадан-яңа биеклекләр яулауларын теләде.

Р.Ищанов, Д.Нәбиев, А.Ищанова.

беренче фотода: В.Ахметгареева җитәкчесе И.Шаяпова белән.



Читайте нас: