Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2020, 17:40

Якташларыбыз турында онытмыйбыз, искә алабыз

Быел, илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткәндә, Русия журналист­лар союзы әгъзасы, РФ атказанган укытучы­сы Вил Казыйхановның «Марина турында по­весть яки илледән бере», «Агыйдел буе егете» һәм «Хәйруллин утравы» документаль повестьләре кергән «Дүртөйле җире геройлары турында трилогия» дип аталган китабы дөнья күрде.

Быел, илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткәндә, Русия журналист­лар союзы әгъзасы, РФ атказанган укытучы­сы Вил Казыйхановның «Марина турында по­весть яки илледән бере», «Агыйдел буе егете» һәм «Хәйруллин утравы» документаль повестьләре кергән «Дүртөйле җире геройлары турында трилогия» дип аталган китабы дөнья күрде.

Беренчесендә Сталинград сугышында катна­шучы Мәсрүрә Шәрифҗан кызы Шәрифҗанованың хәрби батырлыклары һәм тормышы турында сөйләнә, икенчесендә - Советлар Союзы Герое Василий Николаевич Горшковның тормыш юлы һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби батырлыклары тасвирлана, өченче китап - безнең районда туган, Икенче бөтендөнья сугышында катнашучыларның якты истәлегенә багышлана.

Китап илебезнең героик үткәненә бита­раф булмаган һәм аның азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшкән якташларыбыз турында күбрәк белергә теләүче һәркемгә кызыклы булачак.

Басманың тиражы - 999 данә.

Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов китап алдына: «Бу китапны тулысынча уникаль дип әйтеп була. Аның уникальлеге шунда: ул кайбер «тарихчылар» икенче бөтендөнья су­гышы дәресләрен яңадан карарга, Көнбатыш Европа илләрен фашизмнан азат итү буенча тарихи миссияне үтәгән совет халкының ролен киметергә омтылганда, Бөек Җиңүнең 75 ел­лыгы уңаеннан нәшер ителүендә. Бу битләрдә үз урынын алган документаль очерклар - туган ягыбызга геройлык, чыдамлык һәм тугрылык таныклыгы, безнең Җиңүне таптарга, тартып алырга теләүчеләргә тагын бер җавап!

Басманың икенче үзенчәлеге: ул тулысынча безнең якташларга - дүртөйлеләргә багыш­ланган. Аны укып, без Советлар Союзы Герое Василий Горшков, Солдат Даны орденының тулы кавалерлары Зиннур Зарипов һәм Сте­пан Туснолобов, Сталинградны яклап чыккан 50 комсомол-кызлар, кызыл флотчы Фәхрулла Хәйруллин, партизан Әхсән Гомәров батырлык­ларына соклана алабыз. Дүртөйле җире Бөек Ватанга геройларын аз бирмәгән. Чөнки Ватанны сакларга 11 меңнән артык якташыбыз киткән, тик аларның яртысы гына җиңүчеләр булып өйләренә кайткан. Аларга мәңгелек хәтер һәм дан!

Вакыт тынгысыз. Ул безнең сафтан аямыйча ветераннарны ала. Ә аларга ул утлы елларның үлемсез шаһитлары, патриотизм үрнәге һәм тарихны күчерергә теләүчеләргә шелтә булып торырга да торырга иде.

Автор - журналист, шагыйрь, язучы, җәмәгать эшлеклесе, Русия һәм Башкортстанның атказанган укытучысы Вил Казыйханов - ге­рой- якташларыбыз турындагы материалны чирек гасыр дәвамында бөртекләп җыйган. Ул вакыйгаларның шаһитлары һәм туганнары, гәзит һәм журнал редакцияләре, төрле иҗти­магый оешмалар белән күп санлы элемтәләр, айлар буе архивта эшләү, сугыш урыннары буйлап йөрү, вакытлы матбугатта басылган язма­лар, берничә китап чыгару нәтиҗәсе булып тора. Ә герой-якташларыбыз турында аерым китап чыгару хакында Вил Суфиян улы ничек хыял­ланды! Тик өлгермәде... Без соң булса да, аның хыялын тормышка ашыруга ирешүдән тирән канәгатьләнү кичерәбез.

Билгеле бер юлны укып, һәркем, үзенең сугыш кырында башын салган яки җиңү белән кайткан картәтисен, әтисен, күршесен, авылдашын, гади танышын искә алырдыр, мөгаен. Әгәр шулай килеп чыкса, барысын да исемләп хәтерлибез һәм Солдат батырлыгы алдында баш иябез, дип әйтә алабыз!»

Читайте нас: