Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 ноябрь 2020, 12:20

Сорадыгыз? Җавап бирәбез!

Хөрмәтле дүртөйлеләр! Без социаль челтәрләрдә еш кабатлана торган сорау­ларга җавап бирү рубрикасын дәвам итәбез. Аңлатманы район, шәһәр, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, шулай ук урынбасарлары бирә.

Хөрмәтле дүртөйлеләр! Без социаль челтәрләрдә еш кабатлана торган сорау­ларга җавап бирү рубрикасын дәвам итәбез. Аңлатманы район, шәһәр, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, шулай ук урынбасарлары бирә.

- Дүртөйле шәһәрендә Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы юл буенча мөрәҗәгать итәм. Юл­дан 300 метр ераклыкта балалар мәйданчыгы урнашкан, машиналар тиз йөри, багана булып тузан күтәрелә, тизлекне чикләргә кирәк. Бу мәсьәләдә ярдәм көтеп калабыз.

- Без тизлекне чикләү билгесе алдык һәм аны сезнең урамга урнаштырдык. Биредә шулай ук йөк транспорты йөрүне тыючы билге куелды. Без халыкның, җәяүлеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итәбез, дип ышанабыз, һәм, әлбәттә, машина йөртүчеләрнең үзләрен сак булырга, торак пункт эчендә тизлекне киметергә чакырабыз.

- Уральский урамында юл игътибарлылык- ны таләп итә: җәяүлеләргә юл йөрү өлешенә чыгарга туры килә. Зинһар, бу проблеманы хәл итегез.

- 2020 елның юл сезонында без биредә чо­кырлар ремонтын башкардык. Киләсе елда бу урамда тротуарны төзекләндерү белән берьяклы юл ясарга планлаштырабыз.

- Зәйләлов, Мусин, Электрическая урамна­ры яңартылуга без бик шат. Бу юллар буенча йөрү - үзе бер ләззәт. Ленин урамында яңа асфальт кайчан була?

- Шәһәрнең төп магистралендә эшләрне без бу сезонга планлаштырган идек, ләкин зур күләмдәге акча Дүртөйледәге җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә, үзәк мәйданны, элеккеге сыра заводы территориясен, троту­арларны яңартуга бүлеп бирелде. Коронави- рус белән бәйле рәвештә, төрле дәрәҗәдәге бюджетларны яңадан карарга туры килде, шуңа күрә без Ленин урамындагы капиталь ремонтка 2021 елда керешербез дип, өметләнәбез.

- Сентябрь аена Наҗар Нәҗми урамының 36/2 санлы йортына җылылык өчен кайдан шундый саннар алынган? 48 кв.метр - 3801,55 сум. Ике атна җылылык өчен без ни өчен тулы сумма түләргә тиеш? Зинһар, аңлатыгыз.

- Әгәр элек җылылык өчен 12 ай дәвамында түләсәгез, хәзер еллык сумма 8 айга бүленә. Яки, май, июнь, июль, август айларында квитанцияләр килми. Мондый түләү ысулына без 2019 елның көзендә күчтек. Сезнең йортта гомумйорт җылылык счетчигы юк, шуңа күрә түләү уртача айлык тариф буенча исәпләнә. Сезнең күп фа­тирлы йорт өчен ул 3801,55 сум тәшкил иткән. Батареяларның бер ай эчендә ике атнамы, утыз көнме җылытылуына карамастан, сентябрьдән апрельгә кадәр, билгеле күләмдә, сез нәкъ менә шул сумманы түләячәксез. Ягъни бер елга аерым хезмәт өчен билгеләнгән сумманы яшәүчеләр сентябрьдән апрельгә кадәр кичектерү принцибы буенча түләячәк. Узган 10 нчы майда тәмамланган җылылык сезонында, сезгә шул ун көн өчен хи­сап бирелмәгән, чөнки аның өчен сез апрельдә үк түләгәнсез. Әгәр әлеге коммуналь хезмәт өчен түләүләр буенча сорауларыгыз булса, сез Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләренең 8(34787)2-10-13, 2-13-15 телефоннары буенча җылылык энергиясен сату бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Район хакимиятенең мәгълүмати- аналитик эш бүлеге тарафыннан әзерләнде.

Читайте нас: