Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2020, 17:20

Бал кортларын ачуландырмагыз

Умарталыкка бару тәкъдимен, бал кортларыннан балачактан курыксам да, мин шатланып кабул иттем. Зәйтүн Исмәгыйлов белән таныштым. Ул 35 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә.

Умарталыкка бару тәкъдимен, бал кортларыннан балачактан курыксам да, мин шатланып кабул иттем. Зәйтүн Исмәгыйлов белән таныштым. Ул 35 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. «Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы умартачылары җәмгыяте» умартачылыкны үстерү буенча җирле иҗтимагый оешма җитәкчесе урынбасары булып тора. Бал кортлары белән күп еллар эшләү дәверендә аның зур тәҗрибәсе тупланган. һәм ул үз тәҗрибәсен уку­чыларыбыз белән бик теләп уртаклашты.

Бал кортлары кышны яхшы үткәрсен өчен, умартада тиешле микроклимат булырга тиеш. Аларның гаиләлә­ре товар балы белән туклана, әмма бу җитмәскә мөмкин. Шулай ук аларга канди дигән препарат бирәләр, ул кортлар өчен углеводлар чыганагы булып торган махсус ботка. Катнашма шикәр һәм баллы пластик массадан тора.

Бал кортлары белән ышанып һәм җитез эшләргә, тик аларны ачуландырмас һәм сытмас өчен тыныч һәм сак булырга кирәк. Умарталыкта йөгерү, кычкырып сөйлә шү катгый тыела. Кортлар табигать исләрен яраталар, тәмәке, алкоголь, духи исләренә чыдый алмыйлар. Кискен исләрдән алар ярсырга һәм чагарга мөмкин.

Зәйтүн Исмәгыйловта бал кортлары урта рус токымлы, әмма башка токымлы бал кортларын алып килүчеләр дә бар. «Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы умартачылары җәмгыяте» карпатка исемле бал кортла­рын кертмәү өчен көрәшә. Урта рус токымының карпаткадан аермасы шунда: алар кәрәзне ябыштыру вакытында һава калдыралар, ә карпаткалар турыдан- туры балга ябыштыралар. Моннан бал составы тулы- сынча үзгәрә.

Хәзер умарталар төрле материалдан эшләнә, тик Зәйтүн Исмәгыйлов фикеренчә, иң әйбәтләре агачтан ясалганнары. Ул шулай ук пенополистиролдан умар­талар кортларны кышлату өчен күбрәк яхшырак, җәй көне аларның үрчүе өчен авыр булуын билгеләп үтте. Зәйтүн Исмәгыйлов умарталыгында барлыгы 24 умарта, аларда урта рус токымы бал кортлары. Бер умартадан уртача 20 кг бал ала.

Читайте нас: