Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2020, 16:50

Үз Һөнәрләренә тугрылар

25 октябрь - Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне

«Башавтотранс» ДУП филиалы Дүртөйле автотранспорт предприятиесе эше турында ташу буенча директор урынбасары Гөлнара Хаҗиева сөйли:

- Автомобильләр безнең тормышта алыштыргысыз, алар елдан-ел арта. Шул сәбәпле автомобиль транспортын тәэмин итүче һөнәрләр саны да арта. Шуңа күрә күп кенә илләрдә, шул исәптән, безнең илдә дә, бу белгечлеккә багышланган бәйрәмнәр булуы гаҗәп түгел. Һөнәри бәйрәм бездә октябрьнең соңгы якшәмбесендә уза. Рәсми рәвештә ул «Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне» исемен йөртә.

Дүртөйле автотранспорт предприятиесе хезмәт күрсәтү зонасына өч район керә: Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш. Шәһәр, шәһәр яны, шәһәрара һәм өлкәара ташулар гамәлгә ашырыла. Предприятие коллективында 200 кеше исәпләнә - алар водительләр, кондукторлар, ремонтэшчеләре һәм инженер-техник персонал.

Күп кенә яхшы һөнәрләр арасында безнең барыбыз өчен дә гадәти, җәмгыять өчен файдалы һәм кирәкле булган һөнәр - автобус йөртүче үз урынын алып тора.

Дүртөйле автотранспорт предприятиесе водителе өчен һәр яңа эш көне медосмотрдан башлана. Укытылган һәм аттестацияләнгән медицина персоналы водительләр организмының төп функцияләрен тикшерә. Аннан соң водительләр автобусның төзеклеген карый, ягулык- майлау материаллары сала һәм шуннан соң гына үз маршруты буенча чыга. Көн саен водитель юлында - бик күп кешеләр һәм машиналар, куркыныч һәм стресслы хәлләр. Тукталышка килү кайвакыт тулы сәнгатькә әверелә: дөрес тукталмаган машиналар яки йөгерүче җәяүлеләр тоткарлык тудыра - монда автобусның күләмен тоя белергә кирәк.

Автобус водителе эше - үз эше остасы, тыныч, стресска чыдам, шул ук вакытта игелекле һәм мөлаем кеше булуны таләп итә. Автобус йөртүче зур игътибарлы булырга тиеш, чөнки аңа эш барышында берьюлы берничә факторны контрольдә тотарга кирәк. Алар арасында юлдагы хәлләр, авария очрагы килеп чыгу, автобусның төзек булмавы, шулай ук пассажирларның салондагы хәрәкәтләре. Үз эшенең осталары булган, аңа 25 ел тугры калган водительләр - Айрат Дәүләтов, Мөдәрис Мөхәмәтдинов, Вадик Хафизов, Рәүфәт Фатыйхов, Роберт Усманов. Рәзил Яхин озак еллар эшли. Производство вете­раннары белән беррәттән яшь водительләр дә эштә яхшы нәтиҗә күрсәтә - Фәзит Гыйләҗев, Әлфис Гыйльмияров, Айрат Галиханов, Роберт Сәрваров.

Изге күңелле, әдәпле, пассажирларга ярдәм итәргә ом­тылучы, һәрвакыт ачык йөзле, мөлаем водительләр белән очрашу бигрәк тә күңелле. Аларның автобуслары һәрвакыт чиста, болар - Әхмәт Жупбаев, Рафаит Гәрәев. Шундый водительләр белән йөрү үзе бер ләззәт, ә рәхмәтле пас­сажирлар һәрвакыт аларның хезмәтен лаеклы бәялиләр.

Читайте нас: