Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2020, 19:05

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте Кармасан елгасы аша нефтьүткәргечнең су асты юлын алыштырды

Башкортстан Республикасының Благовар районында «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте тарафыннан Усть-Бапык - Уфа - Курган - Әлмәт магистраль нефтьүкәргеченең Кармасан елгасы аша су асты юлын алыштыру тәмамланды.

Башкортстан Республикасының Благовар районында «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте тарафыннан Усть-Бапык - Уфа - Курган
- Әлмәт магистраль нефтьүкәргеченең Кармасан елгасы аша су асты юлын алыштыру тәмамланды.
Нефтьчеләр торбаүткәргечнең 358 метр озынлыктагы участогын алыштырды, аның 222 метры су астыннан үтә. Балластировка өчен гомуми авырлыгы 378 тонна булган 189 чуен авырайткыч кулланылды. Торбаүткәргечнең элек файдаланылган участогы сүтеп алынды. Торбаүткәргечне салганнан соң үткәрелгән гидросынаулар дефектлар булмавын күрсәтте. Су объектында эшләр башкарганда табигатьне саклау законы таләпләре төгәл үтәлде.
Белгечләр шулай ук бик арматурасы һәм хәбәр итүнең техник чаралары комплексын (видеокамерапар һәм каравыл сигнализациясенең периметраль системасын да кертеп) киртәләп алды. 1 мең квадрат метр мәйданда грунт яңадан торгызылды һәм геотекстиль җәеп, вак таш сибеп, ярны ныгыту эшләре башкарылды, кисәтү билгеләре комплекты монтажлап, даими аркылы чыгу урыны җиһазланды. Эшләр «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыятен яңадан техник коралландыру һәм реконструкцияләү программасы кысаларында башкарылды.
Әлеге нефтьүткәргеч озынлыгы буенча да, кудырылган нефтьнең күләме буенча да Россиядә иң эре магистраль нефтьүткәргечләрнең берсе булып тора.
Читайте нас: