Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2020, 18:45

«Транснефть» Уфа дәүләт нефть техник университеты студентларын һәм укытучыларын стипендия һәм сертификатлар белән бүләкләде

Ел саен «Транснефть» компаниясе Уфа дәүләт нефть техник университетының иң яхшы студентларының һәм укытучыларының эшен хуплап, исемле стипендия һәм социаль түләүләр билгели. Әгәр үткән елларда тапшыру «көндезге форматта» узса, быел, кызганычка каршы, оештыручыларга онлайн форматка күчәргә туры килде.

Ел саен «Транснефть» компаниясе Уфа дәүләт нефть техник университетының иң яхшы студентларының һәм укытучыларының эшен хуплап, исемле стипендия һәм социаль түләүләр билгели. Әгәр үткән елларда тапшыру «көндезге форматта» узса, быел, кызганычка каршы, оештыручыларга онлайн форматка күчәргә туры килде. Шулай да, бүләкләр үз батырларын тапты.
Торбаүткәргеч транспорты факультетының җиде доцент һәм профессорлары квалификацияне күтәрүгә, лекция курслары яки монографияләр бастыруга һәм һөнәри, фәнни эшчәнлекнең башка юнәлешләрен үстерүгә юнәлдерелгән максатлы түләүләр алды. Нефть үткәргеччеләр фикеренчә, укытучыларга мондый ярдәм нефть кадрларын әзерләү дәрәҗәсен арттыруга, һәм ахыр чиктә, тармакның үстерү дәрәҗәсен күтәрәчәк.
Исемле стипендияне 17 студент алган. Аларның 12се «нефть-газ эше» белгечлеге буенча, икешәр студент - «нефть-газ техникасы һәм технологиясе», «технологик процессларны һәм җитештерүне автоматлаштыру», берәү «төзелеш» белгечлеге буенча укый. Шул исәптән, бишесе «Транснефть» системасының оешмалары белән килешү буенча, уникесе - бюджет бүлегендә укый.
«Ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә омтылырга, үз алдыгызда амбициоз максатлар куярга һәм аларга ирешергә чакырам. «Транснефть» компаниясе һәм «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте, безнең сафларны белемле, максатчан, мәсьәләләрне хәл итүгә иҗади карашлы яшь белгечләр тулыландыруын тели. Университет белән хезмәттәшлек кысаларында без ел саен югары уку йортының материаль-техник базасын камилләштерүгә акча бүләбез. Сезгә зур мөмкинлекләр - уникаль лабораториядә шөгыльләнү, тренажерлар, яңа уку әсбаплары, куллану, факультет укытучылары йөзендә яхшы остазлар», - дип котлады стипедия ияләрен «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Роман Ковалев.
Мәсәлән, дүртенче курс студенты Дмитрий Соснин инде икенче тапкыр стипендиант булган, һәм ул студентлар потенциалың ачу, яшь белгечләр конференциясендә катнашу, җитештерү объектларында практика узу, стипендия алу мөмкинлекләре тудырган өчен компаниягә рәхмәтле.
«Үткән семестрда университетта «Транснефть» ярдәме белән ачылган лабораториядә дәресләр үтте. Нәкъ шул вакытта миндә теоретик нигезләрен без югары уку йортында өйрәнгән, производствода, нефть торбаүткәргеч транспортында барган процесслар турында ачык күзаллау барлыкка килде. Корпоратив стипендия безне тагы да актив укуга һәм үсешкә стимуллаштыра, ә университет потенциалны гамәлгә ашыру өчен барлык мөмкинлекләрне дә бирә. Бу минем «Транснефть»тан беренче стипендия һәм миңа укуга салган тырышлыгымны күрүләре бик кадерле », дип сөйләде дүртенче курс талибәсе Эльвина Әхмәтгәрәева.
«Транснефть» җәмгыятенең исемле стипендияләре Уфа дәүләт нефть техник университетының иң яхшы студентларына 2001 елдан, укытучыларга сертификатлар 2014 елдан башлап бирелә.
Читайте нас: