Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2020, 17:45

"Транснефть-Урал» җәмгыяте булачак инженерларга бүләк ясады

Уфаның Советлар Союзы Герое Матвей Пинский исемендәге 83 санлы инженер лицеенда яңа компьютер классы ачылды. Төгәлрәге яңарды. Бинада ремонт ясалган, ул информатика дәресләрен үткәрү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Лицейга «Транснефть – Урал» җәмгыяте хәйрия ярдәме күрсәтте.Яңартылган кабинетны ачу тантанасында символик кызыл тасманы «Транснефть – Урал» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әскар Әминов, Уфа дәүләт нефть техник университеты проректоры Александр Могучев, Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шєћєр округы Орджоникидзе районы администрациясенең гуманитар мәсьәләләр һәм белем бирү идарәсе башлыгы Юлия Мостафина кисте.Программа белән тәэмин ителгән 16 заманча компьютер, шулай ук уңайлы һәм эргономияле җиһазлар предприятие акчасына сатып алынган һәм урнаштырылган. «Дәресләрне үткәрү өчен уңайлы шартлар һәм яңа компьютер техникасы укучыларга техник вузларда белем алырга әзерләнү өчен мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне яхшырак үзләштерергә һәм киләчәктә нефть үткәргеч тармагы белгечләре сафын тулыландырырга ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте лицей директоры Алла Цыбина.«Транснефть – Урал» элек тә лицейга матди базаны ныгытуда ярдәм иткән. Элегрәк физика буенча лаборатор дәресләр өчен җыелмалар, актуаль мәгълүматны - лицейның дәресләр расписаниесен һәм яңалыкларын күрсәтә торган интерактив экраннар сатып алынган.83 санлы лицей Уфада 1957 елда ачылган. 2003 елдан Уфа дәүләт нефть техник университеты патронаты астында эшли, аның белән «Транснефть – Урал» җәмгыяте белгечләр әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек итә. Лицей укучылары берничә юнәлеш буенча (физика-математика, химия-математика, мәгълүмати-технологик, инженер-икътисад) белем ала, шуннан соң аны техник вузларда дәвам итәләр.

Уфаның Советлар Союзы Герое Матвей Пинский исемендәге 83 санлы инженер лицеенда яңа компьютер классы ачылды. Төгәлрәге яңарды. Бинада ремонт ясалган, ул информатика дәресләрен үткәрү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Лицейга «Транснефть – Урал» җәмгыяте хәйрия ярдәме күрсәтте.

Яңартылган кабинетны ачу тантанасында символик кызыл тасманы «Транснефть – Урал» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әскар Әминов, Уфа дәүләт нефть техник университеты проректоры Александр Могучев, Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре шєћєр округы Орджоникидзе районы администрациясенең гуманитар мәсьәләләр һәм белем бирү идарәсе башлыгы Юлия Мостафина кисте.

Программа белән тәэмин ителгән 16 заманча компьютер, шулай ук уңайлы һәм эргономияле җиһазлар предприятие акчасына сатып алынган һәм урнаштырылган. «Дәресләрне үткәрү өчен уңайлы шартлар һәм яңа компьютер техникасы укучыларга техник вузларда белем алырга әзерләнү өчен мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне яхшырак үзләштерергә һәм киләчәктә нефть үткәргеч тармагы белгечләре сафын тулыландырырга ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте лицей директоры Алла Цыбина.

«Транснефть – Урал» элек тә лицейга матди базаны ныгытуда ярдәм иткән. Элегрәк физика буенча лаборатор дәресләр өчен җыелмалар, актуаль мәгълүматны - лицейның дәресләр расписаниесен һәм яңалыкларын күрсәтә торган интерактив экраннар сатып алынган.

83 санлы лицей Уфада 1957 елда ачылган. 2003 елдан Уфа дәүләт нефть техник университеты патронаты астында эшли, аның белән «Транснефть – Урал» җәмгыяте белгечләр әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек итә. Лицей укучылары берничә юнәлеш буенча (физика-математика, химия-математика, мәгълүмати-технологик, инженер-икътисад) белем ала, шуннан соң аны техник вузларда дәвам итәләр.

Читайте нас: