Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2020, 19:10

Дөрес юл сайла

26 сентябрьдә Семилетка авылы стади­онында «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дигән зур спорт һәм мәдәни-иҗат бәйрәме үтте. Анда районның бөтен актив яшьләре җыелды.

26 сентябрьдә Семилетка авылы стади­онында «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дигән зур спорт һәм мәдәни-иҗат бәйрәме үтте. Анда районның бөтен актив яшьләре җыелды.

Бәйрәм программасында үзешчән сәнгать концерты, авыл активистларына Рәхмәт хатлары һәм Почет грамоталары тапшыру, мини-футбол буенча ярышлар һәм ГТО нормативларын тапшыру булды.

Чара башында район, республика һәм халыкара ярышларда авыл данын яклаган һәм үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып торган спортчылар бүләкләнде. Алар: А.Сабитов, Р.Сабитов, A.Чурмантаев, Р.Ильясов, B.Хөсәенова, В.Захарова һәм Р.Ракипов.

Чара кысаларында шулай ук Дүртөйле һәм Илеш районнары командалары арасында футбол матчы үтте.

Ә ГТО нормативларын тапшыруда төрле яшьтәге 140 тан артык кеше катнашты.

«Без, авыллар һәм район хакимиятләре тарафыннан халыкның аек һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруы өчен бөтен шарт­лар да тудырылган дип исәплибез, менә дигән стадион һәм тренажер мәйданчыгы бар», - дип уртаклашты безнең белән Семилетка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ришат Имаев.

Читайте нас: