Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2020, 16:55

Гомер итү — басу кичү түгел

Бөек Ватан сугышы башлан­ганда Мәрдамшин Фәндәл Шәймулла улына бер яшь тә булмый.

Бөек Ватан сугышы башлан­ганда Мәрдамшин Фәндәл Шәймулла улына бер яшь тә булмый.

Ул 1940 елның 1 октябрендә Чакмагыш районы Ленин авылында туа. Әтисе су­гышка китә һәм күп кенә якташлары ке­бек аннан кайтмый. Әнисе Шәмсинур дүрт бала белән ялгыз кала. Сугыш елла­рындагы мәхрүм ителүләргә карамастан, ул нык егет булып үсә. Хәзер оныкларына сөйләгәнчә, ул печән чапкан, сарык, хәтта дуңгызлар көтүе дә көткән. Кергән акчага велосипед сатып алган.

1959 елда аны армиягә алалар. Өч ел да алты ай Мәскәүдә хезмәт итә. Әнисе юлына тавык пешерә, һәм ул хезмәте ахырына кадәр кесәсендә, туган өй истә­леге итеп, сөякләрен йөртә.

Әлегәчә хезмәттәшләре белән элем­тәдә. Фәнил, тумышы белән Бишкурай авылыннан, Семилеткада яши, Рәвис Югары Манчардан, шулай ук Семилет­када яши. Дамир Чакмагыш районының Җәмәй, Равил Сыерышбаш авылыннан иде. Икесе дә мәрхүмнәр. Авыр туфрак­лары җиңел булсын!

Армиядән соң күпер поездына (күпер­ләр, шулай ук юл үткәргечләрне ремонт­лау һәм төзү белән шөгыльләнүче төзү­челәр белән махсус поезд) слесарь бу­лып урнаша. Өч айдан соң аны Мәскәүгә кранчыга укырга җибәрәләр. Аннан Казах­станга юллама бирәләр.

1966 елда туган ягына кайта һәм Се­милеткада шофер булып эшли башлый. Хаклы ялга чыкканчы автотранспорт предприятиесендә эшли. Беренче класс­лы водитель була. Ильяс Раймановта баш­лый, Шамил Карамов, Мидхәт Каюмов, Венер Кашаев булганда эшли, хаклы ялга Ринат Насибуллин булганда китә.

-Әйбәт җитәкчеләр иде, - дип искә ала ул.

1972 елда өйләнә. Тормыш иптәше Мә­дәния белән ике бала үстерәләр, югары белем бирәләр. Бер кызлары Семилетка авылында яши, икенчесе Дүртөйледә. Картәни белән картәти оныкларын сөеп туя алмыйлар.

Укырга кирәк, минем мөмкинчелегем булмады, - дип сөйли аларга Фәндәл Шәймулла улы. - Хәзер без рәхәт яши­без. Армиягә мине бензовозда озатты­лар. Кабинада да түгел хәтта. Район үзә­генә кадәр кузов читенә басып, тимер­ләргә тотынып бардым. Эшкә 5.30 китә, төнге икедә кайта идек. Ватылсак, эштә тәүлек буена югала идек. Фәндәл Мәрдамшин - хезмәт ветера­ны, аның ведомство бүләкләре бар.

Н.ФӘЙЗУЛЛИН. Семилетка авылы.

Читайте нас: