Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2020, 18:10

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте нефть резервуарын файдалануга тапшырды

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте, кабат техник җиһазлау тәмамланганнан соң, Башкортстан Республикасы Благовар районы «Языково» линияле производство-диспетчерлык станциясендә нефть саклау өчен 5 мең кубометр сыйдырышлы резервуарны файдалануга тапшырды.

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте, кабат техник җиһазлау тәмамланганнан соң, Башкортстан Республикасы Благовар районы «Языково» линияле производство-диспетчерлык станциясендә нефть саклау өчен 5 мең кубометр сыйдырышлы резервуарны файдалануга тапшырды.

Кабат җиһазлау барышында сыешлыкның тышчалары өлешчә алыштырылган - суммар авырлыгы 46,3 тонна булган металл конструкция җиһазланган. Резервуарның металл конструкцияләренең гомуми авырлыгы 120 тонна тәшкил итә, аның биеклеге - 15 метрга якын, диаметры - 21 метрдан артык. Алыштырылган металл конструкцияләрнең эчке һәм тышкы өслегенә гомуми мәйданы 3,2 мең кв. метрдан күбрәк коррозиягә каршы материал белән эшкәртелгән. Күчерү узелыннан резервуарга кадәр участокта технологик торбаүткәргечләр тулысынча алыштырылган.

Резервуарның әйләндермәсе ремонтланган - биеклеге 2 метр, өске киңлеге 0,5 метр һәм нигезе 3,5 метр өелгән саклау корылмасы. Ныклыгын арттыру өчен аның стеналары вак таш тутырылган георәшәткә белән ныгытылган.

Әлеге вакытта «Языково» линияле производство-диспетчерлык станциясенең резервуар паркында 5 мең кубометр сыйдырышлы янә бер вертикаль корыч резервуарны реконструкцияләү буенча эшләр дәвам итә.

Эшләр техник яктан кабат җиһазлау һәм реконструкцияләү программасы кысаларында үткәрелде. Максаты - торбаүткәргечле инфраструктура объекларының ышанычлы һәм хәвефсез эшләвен тәэмин итү.

Читайте нас: