Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2020, 17:05

Башкортстанда яшәүче 287 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Башкортстанның 287 мең кешесе гриппка каршы прививка алды. Республикада барлыгы 2 млн. тирәсе кешегә вакцинация ясау планлаштырыла. Бу хакта БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте, аны регион башлыгы Радий Хәбиров уздырды.

Башкортстанның 287 мең кешесе гриппка каршы прививка алды. Республикада барлыгы 2 млн. тирәсе кешегә вакцинация ясау планлаштырыла. Бу хакта БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте, аны регион башлыгы Радий Хәбиров уздырды.

1 сентябрьдә Башкортстан гриппка каршы 516 мең доза вакцинаның беренче партиясен алды. Республиканың медицина учреждениеләре алынган вакцинаның 56 процентын кулланды, вакцинацияне 25 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар. БР сәламәтлек саклау министрлыгы прививка ясауның икенче партиясен алуга гариза юллады.

- Вакцинацияләү эшен дәвам итәргә кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Моннан тыш, халыкка прививкаларның мөһимлеге турында актив сөйләргә кирәк. Чөнки кешеләр грипп белән авырый башлагач, хәтта өзлегүләр белән дә авырый башлагач, вакытында вакциналаштырылмаганга борчылалар.

Республикада агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында сөйләгәндә, Максим Забелин хәбәр иткәнчә, 15 сентябрьгә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 8 254 кешегә җиткән. Тәүлек эчендә республикада COVID-19 зарарлануның 31 яңа очрагы расланды. Барлыгы 7 722 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 56сы – соңгы көндә. Коронавирустан вакцина алу өчен гаризаны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәргәннәр. Беренче чиратта прививканы табиблар һәм укытучылар алачак.

БРНЫП мегариф һем фен министры Айбулат Хажин Хебер иткәнчә, укучылар һем педагоглар арасында коронавирус авыруының 67 очрагы республиканып 14 муниципалитетындагы 41 мектепте билгеленген. 853 бала дистанцион укытуга күчте. Шулай ук дүрт балалар бакчасы карантинда.

– Иң мөһиме, без Дулкынны туктаттык, мәктәпләрдә массакүләм авырулардан качтык, - диде Радий Хәбиров. – Моның өчен мәктәп директорларына, медицина инспекторларына рәхмәт, аларның эшен без әле бер атнага-21 сентябрьгә кадәр озайттык. Тик иллюзияләр булырга тиеш түгел: вирус элеккечә үк бик куркыныч. Шуңа күрә барлык санитар нормаларны үтәү мөһим.

Читайте нас: