Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2020, 17:05

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятендә иң яхшыларны бүләкләделәр

Нефть һәм газ сәнәгате эшчәннәре көненә «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте хезмәткәрләре ведомство һәм корпоратив бүләкләр алды, аларны «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Роман Ковалев тапшырды.

Нефть һәм газ сәнәгате эшчәннәре көненә «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте хезмәткәрләре ведомство һәм корпоратив бүләкләр алды, аларны «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Роман Ковалев тапшырды.

Предприятиенең өч эшчәне илнең ягулык-энергетика комплексын үстерүгә зур өлеш керткән һәм күп еллар намуслы эшләгән өчен РФ Энергетика министрлыгыннан «Почетлы нефьтьче» исеменә лаек булды.

Җиде кеше Энергетика министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды. 53 хезмәткәр «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятенең грамоталарын алды, 93 кеше предприятиенең Рәхмәте белән билгеләнде. «Транснефть» системасы ветераны исеменә 21 кеше лаек булды - аларның һәркайсы яраткан һөнәренә 20 елдан күбрәк гомерен багышлаган, югары нәтиҗәләргә ирешкән.

«Тармак ветераннары салган матур традицияләрне дәвам иткән өчен, коллектив эшчәнлегенең яхшы нәтиҗәләрен тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер булган өчен сезгә рәхмәт әйтәм. Болар барысы да - предприятиенең, төбәкнең һәм бөтен илебезнең иминлеге хакына яңа казанышларыбызга нигез», - дип билгеләде Роман Ковалев.

Аннан тыш, коллективның 10 әгъзасының фотопортретлары «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте идарә аппаратының почет тактасына урнаштырылган, янә 50 эшчәннеке - Башкортстан, Чиләбе һәм Курган өлкәләре филиалларының почет такталарында.

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте филиаллары эшчәннәренә бүләкләрне аларның эш урыны буенча үткән тантаналы җыелышларда тапшырдылар. Чарада коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча сантир-эпидемик чаралар үтәлде.

Читайте нас: