Юлдаш
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2020, 16:45

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте коллективы Башкортстан Республикасы Башлыгы бүләгенә лаек булды

һөнәри бәйрәм - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте коллективы җитештерү казанышлары һәм регионның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбировның Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

һөнәри бәйрәм - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте коллективы җитештерү казанышлары һәм регионның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбировның Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Рәхмәт хаты республиканың ягулык-энергетика комплексы үсеше мәсьәләләренә багышланган хөкүмәт утырышы барышында, «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Р.Н.Ковалевка тапшырылды.

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте «Транснефть» системасындагы иң зур оешмаларның берсе. һәм менә 70 елдан артык нефть һәм нефть продуктларын Русиянең сигез регионы территориясендә һәм Төньяк Казахстанда киң магистраль торбаүткәргечләр челтәре буенча транспортлау эшен башкара. Башкортстан да предприятиенең 6 филиалының дүртесе урнашкан: Туймазы, Черкас, Арлан нефть үткәргеч идарәләре, шулай ук магистраль нефть үткәргечләрдә аварияләрне кисәтү һәм бетерү буенча махсуслаштырылган идарә. Регион территориясе буенча 4 меңнән артык магистраль торба үткәргечләр уза - предприятие җаваплыгы зонасында булганнарның яртысы диярлек. Аерым алганда, нефтьне Уфа һәм Салават шәһәрләренең нефть эшкәртү заводларына җибәрү тәэмин ителә, ил эчендә һәм экспорт юнәлешендә кулланучыларга алга таба транспортлау өчен нефть продуктларын эшкәртү заводларыннан нефть продуктларын кабул итү алып барыла.

«Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте җаваплы эш бирүче һәм эре салым түләүче булып тора. Республика бюджетына салым түләү 2019 елда - 2,835 млрд тәшкил иткән, 2020 елда күрсәткеч 2,953 млрд дәрәҗәсендә булыр, дип көтелә. Коллективта 7 меңнән артык кеше исәпләнә, шул ук вакытта 4,2 меңе республика территориясендә эшли. Соңгы өч елда прдеприятиенең БР территориясендә капиталь кертемнәре күләме 27 млрд. сум тәшкил иткән: акционерлык җәмгыяте инфраструктура һәм җитештерү объектларын актив рәвештә модернизацияли, яңа технологияләр кертә, механотехнологияләр җиһазлары паркын яңарта.

«Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте кадрлар әзерләү өлкәсендә Башкортстанның әйдәүче белем бирү учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Предприятие булышлыгында республикада социаль әһәмияттәге күпсанлы объектлар төзелде һәм реконструкцияләнде. «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыяте хәйрия проектларын актив гамәлгә ашыра, аның хезмәткәрләре волонтерлык эшчәнлегендә катнаша.

Читайте нас: